Сәгадәт Солтанованың сәгадәтле тормышы

20200221_115437115 февральдә Сызран шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгадәт Әүхәди кызы СОЛТАНОВАга 93 яшь тулып узды. Аны котларга татар җәмәгатьчелеге — Илгизәр хәзрәт һәм Дания абыстай Сәгъдиевлар, Галиулла ага Габдерәшитов һәм Хашия ханым Рәфыйкова килделәр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, сугыш ветераны белән әңгәмә уздырып, язманы «Бердәмлек» укучыларына да тәкъдим итте.

Сәгадәт апа безне бик шат күңел белән каршы алды һәм оныгы Динара пешергән тәмле ашлар, чәйләр белән сый­ланганда, үзбәкләр әйт­мешли, иркенләп гәпләшеп утыр­дык.

- Сәгадәт апа, без сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Ал­лаһы Раббыбыз исәнлек-сау­лык, хәерле картлык һәм җан тынычлыгы бирсен! Ки­ләчәктә дә безгә үрнәк булып, үгет-нәсыйхәт һәм хикмәтле сүзләрегез белән куандырып торыгыз!

Сәгадәт апа, үзе­гезнең озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы­гызны сөйләп бирсәгез иде.

- Мин 1927 елда Ульян өлкәсе, Николаевск районы, Әхмәтле авылында туганмын. Шул ахун авылында яшьлегем дә узды. Мин анда җиденче сыйныфка кадәр укыдым.

- Бөек Ватан сугышы безнең илебез һәм, гомумән, бөтен дөнья тарихында үзәк урын алып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Бу фаҗига һәрбер йортка үтеп керде, күп корбаннар алып китте. Сугыш яралары алмаган һәм кайгы-хәсрәт күрмәгән бер гаилә дә юктыр илебездә. Сәгадәт апа, ә сезнең күңелегездә су­гыш еллары нинди тәэсир калдырды? Ул елларны искә алу бик авырдыр, әмма искә төшереп үтсәгез, уку­чы­ларыбыз өчен бик тә гыйбрәтле булыр иде. Чөнки хәзерге вакытта сугышны күргән ветераннарның саны киме­гәннән кими бара.

- Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең әнине окоп казырга алып киттеләр. Ә өйдә күпсанлы балалар калды. Шуңа күрә мин, 15 яшьлек кыз, военкоматка бардым да, әнием урынына мине окоп казырга алыгыз, дидем.  Шулай итеп, мине хезмәткә алдылар, ә әниебезне өйдә калдырдылар. Соңрак мине, махсус мәк­тәптә укытып, Ленинград фрон­тына җибәрделәр. Без, сугыш кырында ятып калган сол­датларның гимнастерка яка­ларыннан пуля сыман махсус капсулаларны җыеп, исемнә­рен барлап, өйләренә үлем хат­лары язып җибәрә идек. Икенче бер мөһим хезмәтебез — фашист гаскәрләрен күзәтеп тору, ко­раллар, солдатлар санын штабка хәбәр итү. Буем кечкенә булганлыктан, миңа «Птичка-невеличка» дип эндәшәләр иде. Агач башына җитез генә менеп, фашистларны күзләп утырган өчен дә шулай атаганнардыр инде.

Әлбәттә, хезмәтебез яше­рен иде. Ни эшләгәнебезне кем дә белми. Хәтта өйләребезгә хат язарга да хакыбыз юк иде. Күп кан, күп фаҗига күрдек без, яшүсмер кызлар. Снайперлар атып үтермәсен өчен, әбиләр киеме киеп, сугыш кырына чыга идек.

 - Әйе, сугыш елларын искә алу һәм сөйләү сезгә авырдыр. Ә Җиңү көнен хәтерлисезме? Сез аны кайда каршы алдыгыз һәм нинди хисләр кичердегез?

- Әлбәттә, ул көннән дә шатлыклы һәм шул ук вакытта кайгылы көн күргәнебез бул­мады. Мин ул вакытта Ле­нинградта хезмәт итә идем. Ленинград вокзалында җый­дылар һәм, демобилизовать итәргә дип, товар вагоннарына төяделәр. Шул вакытта җиңү хәбәре килеп иреште. Кем елый, кем көлә, кем бии, кем шатлыгыннан шашып йөри. Бервакыт артымда тавыш ише­телде: «Солдат, ко мне!» Борылып карасам, генерал-полковник Устинов басып тора. Мин, калтыранып, янына йөге­реп килдем дә: «Товарищ генерал! Рядовой Зябирова Сагадят Авхадиевна по Ва­ше­му приказанию прибыла!» – дигәч, ул миңа: «Солдат Зяби­рова! Вы награждаетесь ор­деном. Получите по прибытию в свой военкомат!» — диде дә, честь биреп, борылып китте.

Ул орденны миңа бик озак көтәргә туры килде, 1947 елда гына тапшырдылар.

- Сугыштан соң тормыш юлларыгыз кайларга җитте соң?

- Әхмәтлегә әйләнеп кайт­кач, бер-ике ел әни янында кол­хозда эшләдем. 1948 елда кияү­гә чыгарга насыйп булды. Ирем Рәфәгать Кыяметдин улы да биш ел герман сугышында, ике ел япон сугышында катнашкан сугыш ветераны. Сугышның иң алгы фронтларында йө­реп, минем бәхеткә исән-сау кайткан. Өйләнештек тә, эш эзләп, Урта Азиягә киттек. Башта Казахстанда, аннары Кыргызстанда эшләп карадык. Аннан соң гына Үзбәкстанга барып төпләндек. Кичке уку­ларга йөреп, урта белем ал­дым, үзбәкчә өйрәндем, педучи­лище тәмамлап, мәктәпкә лабо­рант булып эшкә кердем. Тора-бара башлангыч сыйныфлар укытучысы булып киттем, кул эшләре буенча түгәрәкләр алып бардым һәм, 1990 елга кадәр бер урында эшләп, пен­сиягә чыктым. Аллаһыга шөкер, Үзбәкстан хөкүмәте минем хезмәтемне бик югары бәяләде һәм «СССРның мә­гариф от­лич­нигы» билгесе белән бү­ләкләде.

- Сәгадәт апа, ә ничә бала­гыз бар? Алар кайда туды­лар? Сезне тормыш төрле җир­ләрдә йөрткән икән.

- Кызганычка, ирем белән тормыш юлларыбыз аерылды. Раббыбызның тәкъдиредер инде. Ә балаларым бишәү иде. Олы кызым Сания — 1950 елда Казахстанда, 1952 елгы Румия һәм 1956 елгы Нурия — Кыргызстанда, 1959 елгы Рәшит һәм 1961 елгы төпчегем Рәис Үзбәкстанда тудылар. Хәзерге вакытта икесе генә исән. Румиямне — 1995, Рәисемне — 2005, Рәшитемне 2019 елда җирләдем. Хәзрәткәем, шулай инде, 93 еллык гомеремдә бик күп авырлыклар һәм кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килде. Бер Аллакаем ярдәме белән генә түзә алдым. Әтием — сугыш ветераны Әүхәди Хөсәен улы 1975 елда, әнием — Маһирә Ризван кызы 1996 елда, ирем Рәфәгать 1998 елда вафат булдылар. Барысын да миңа җирләргә туры килде. Әмма ләкин тормыш алга бара. Хәзерге вакытта 12 оныгым бар, Аллаһыга шөкер.

- Сәгадәт апа, туган як­лар­га кайчан әйләнеп кайттыгыз соң?

- 1990 елда, пенсиягә чыкач, туган авылым Әхмәтлегә кайт­тым. Дөресен әйткәндә, авылда озак тора алмадым, Сызранга юл тоттым. Анда «Социаль яклау үзәге» мөдире Нина Вла­димировна Шекунова миңа зур ярдәм күрсәтте. Ул бик йомшак күңелле кеше. Газета аша аңа иң зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ул миңа Яшьләр һәм балалар сәнгате йортында кул эшләре түгәрәген алып барырга тәкъдим итте. Мин анда берничә ел эшләп, балаларны уенчыклар, кур­чаклар һәм киемнәр тегәргә һәм ясарга өйрәттем. Бик күңелле еллар булды ул.  

- Әгәр дә сезнең тормыш юлыгызны тәфсилләп яза калсак, ничәмә томлы китап килеп чыгар иде! Сез күп яшә­дегез, күпне күрдегез, шат­лыклар һәм кайгылар ки­чердегез. Ошбу тормыш авыр­лыкларын кичерергә кем һәм нәрсә ярдәм итте соң?

- Әлбәттә, бер Аллакаем һәм әбиемнән өйрәнгән догала­рым. Минем бер әбием төрек милләтеннән иде бит. Ул бик зур дин белгече булып, миңа да бик күп догалар өйрәтеп калдырды. Урыны оҗмахта булсын.

- Сызранга килеп урнаш­кач, беренче мәртәбә мәчеткә кил­гәнегезне хәтерлисезме?

- 2005 елда, кече улым Рәисне күмеп кайткач, мәчеткә барырга булдым. Миңа, Де­кабристлар урамындагы мә­четтә яшь Илгизәр хәзрәт хез­мәт итә, аңа бар, диделәр. Әл­бәт­тә, аңа кадәр сезне күр­гә­нем дә, Җиңү бәйрәменә ба­гыш­лан­ган парадларда кат­нашуы­гызны да ишеткәнем бар иде. Мә­четкә килгәч, сез мине ачык йөз бе­лән каршы алдыгыз һәм улым­ның кырыгын мәчеттә үткәрергә рөхсәт биреп, ярдәм иттегез. Аллаһының рәхмәтләре яусын!

- Сәгадәт апа, Сез, кул эшләре остасы буларак, шә­һәребезнең Декабристлар ура­мындагы Үзәк мәчәтебездә түгәрәк ачып җибәрдегез һәм шунда ук шәкертләргә мөнә­җәтләр, шигырьләр өй­рәтәсез. Каян шулхәтле көч-куәт ала­сыз?

- Мин мәчеткә гел шатланып киләм, аннан яшәреп кайтам, яхшы кешеләр белән, татарлар белән аралашып яшим. Ме­нә шушы инде ул хәерле картлык! Мәчеттә үткән мәҗлесләргә куанып бетә алмыйм. Ал­лаһы Раббым кабул итсен, оеш­ты­ручыларга әҗер-савабын бир­сен!

- Сез бит инде татарларның милли чараларында да катна­шасыз. Сызран татарлары­ның милли тормышын ничек бәяләр идегез?

- Әлбәттә! Хәлемнән кил­гәнчә, Сабантуйларда, милли фестивальләрдә һәм башка ча­раларда катнашырга ты­ры­шам. Менә күптән түгел генә, өлкә татарларының го­рурлыгы булган «Бердәмлек» га­зе­тасының 30 еллыгына һәм Самара өлкәсе татарларының даны булган «Ялкынлы яшь­лек» ансамбленең 50 еллы­гы­на багышлап, Сызранның Үзәк китапханәсендә уздырылган чарада катнаштым. Юбилей бик тә күңелле үтте, әмма бернәрсә мине бик борчыды — катнашучылар аз. 10 мең татар яшәгән Сызранга 100 кеше дә җыелмау күңелсез һәм оят хәл. Сәбәбе нәрсәдәме? Сызран татарларына бердәмлек җит­ми кебек тоела. Муллалар арасын­да да шул ук хәл күзәтелә.

- Муллалар дигәч, аларны яклыйсым килә. Урыслар: «Каков поп — таков и приход», — дисә, без, мөселманнар: «Хал­кы нинди — мулласы шун­дый», — дибез. Ягъни Аллаһы Раббыбыз үзебезгә карата мул­ла­сын да, хуҗасын да бирә.

- Алда әйтеп үткән идем инде: минем әбием бик гый­лемле абыстай иде. Ул миңа: «Кызым, кайда булсаң да, тәр­типле, зыялы һәм гыйлемле кешеләргә ияр, һәрвакыт уңыш­та булырсың», — дия иде. Мин тор­мышымны шул үгет-нә­сый­хәт кагыйдәләре буенча төзим һәм башкаларга да киңәш итәм.

- Әңгәмәбезне тәмлерәк сүзләр белән тәмамласак, яхшырак булыр иде.

- Аллаһы Тәгалә Сызран татарларына һәм, гомумән, та­тарларга уңышлар бирсен! Динебезгә һәм милләтебезгә файдалы хезмәтләр насыйп итсен! Олыларга хәерле карт­лык, урта яшьтәгеләргә дин мәхәббәтен һәм яшьләргә тәү­фыйк-миһербан бирсен! Сыз­ран Җәмигъ мәчетен салып бетереп, шатланышып, ачу тан­танасын күрергә насыйп бул­сын! Сызран татарларына Раббым бердәмлек һәм кар­дәшлек насыйп итсен! Хәзрәт, сиңа һәм хәләл җефетең Дания абыстайга балаларыгызның иге­леген һәм ике дө­нья бә­хет-сәгадәтен күрер­гә на­сыйп итсен! Ислам дине­безгә һәм милләтебезгә уңыш­лы хез­мә­тегезне дәвам итәр­гә Ал­лаһы Тәгалә көч-куәт бир­сен!

- Изге теләкләрегез, кы­зыклы һәм файдалы әңгәмәгез өчен Аллаһы Раббыбыздан чик­сез рәхмәтләр сорап ка­лам!

20200221_1154371

«Бердәмлек»

Просмотров: 868

Один комментарий

  1. Сәгадәт апаны киләчәк Җиңү бәйрәме белән котлап,алдагы тормышында Аллаһ Тәгалә исәнлк-саулык бирсен.