Кыш язга алмашынды, озакламый җәй дә килеп җитәр. Елның нинди фасылы булуына карамастан, балалар уеннан туктамас. Җылы вакытта алар күбрәк саф hавада, кышкы суыкларда өйдә уйныйлар.
Дөрес, бүгенге көндә балалар күбрәк электрон уеннар уйныйлар. Бер яктан, бу бик әйбәт инде — фәнни-техник прогресс, бөтен дөнья белгән уен персонажлары балаларны интернет аша берләштерә… Ә икенче яктан карасак, борынгы милли уеннар онытыла… Ә алар, туган тел кебек үк, халык күңеле, халык иҗаты җимеше…
Татар халкының күп уеннары баларга көчле, чыдам, нык булып үсәргә булышкан. Мәсәлән, “Төенчек” уенында “Качышлы” hәм “Унбишле” уеннары элементлары бар. Балалар, ике адым ара калдырып, түгәрәккә тезләнеп утыралар. Бер баланы көтүче итеп сайлыйлар. Ул кулындагы төенчеген түгәрәктәгеләрнең берсенә бирә дә 2-3 адым артка чигә. Шул вакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга җибәрәләр. Ә көтүче, төенчек артыннан йөгереп, аны кулына төшерергә тырыша. Кем кулыннан төенчекне тартып алырга өлгерә, шул кеше көтүче була. Бу уенны кече яшьтәге балалар гадәттә бергә, ә үсә төшкән малайлар hәм кызлар аерым-аерым уйнаганнар.
Күренекле татар язучысы Аяз Гыйлаҗевның “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестендә “Кәшәкә” уены искә алына. Ул хәзерге хоккейны хәтерләтә.
“Энә белән җеп” — кызлар уены. Ул ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Берсе — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасында төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре, бер-берсеннән калмыйча, аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә. Татар балалары да, башкорт балалары кебек үк, “Ак тирәк” уенын бик яратып уйнаганнар. Бу, мөгаен, әлеге агачны олылау белән бәйледер. Чөнки тирәк йорт яннарына бик еш утыртылган.
Әлбәттә, уенчыклар да булган элек. Балалар уенчыкларны миләш, күркә, имән чикләвеге кебек табигый материаллардан ясаганнар. Мәсәлән, тупны йоннан әвәләгәннәр. Туплы уеннарның берсе “Штандр” дип аталган. Бер бала тупны ала да, иптәшенең исемен кычкырып, һавага чөя. Кемнең исеме чыккан, ул тупны тотып алырга hәм иптәшенә бәрергә тиеш. Тидерә алса да, алмаса да, ул кеше тупны һавага чөя. Уен шулай берөзлексез бара. Әгәр бер кеше тупны өч мәртәбә тидерсә, аны «өйләндерәләр». «Өйләндерүнең» тәртибе болай: балалар бергә җыелып, баш бармакларын өскә тотып торган килеш, һәрберсенә таныш кыз исемнәрен кушып чыгалар да «гаепле» каршына киләләр: «Кемгә өйләнәсең?» — диләр. «Шуңарга!» — дип, бер малайның бармагына күрсәткәч, ул үзенә аталган кыз исемен әйтә. «Гаепле» шул кызга өйләнә булып чыга. Малайлар көләләр. Бу уен исемендә алман йогынтысы сизелә.
Элек-электән малайлар туп тибәргә яратса, кызлар курчак уйнаганнар. Курчакларны алар саламнан, төрле чүпрәкләрдән ясаганнар, матур-матур милли күлмәкләр тегеп кидергәннәр.
Татар кызлары hәм егетләре дә, башка халыклар кебек үк, әйлән-бәйлән, җәен елгада “Куыш” уены уйнаганнар. “Качышлы” уены бик киң таралган булган. Бу hәм башка борынгы уеннарны балалар бүген дә бик яратып уйныйлар.
Татар халкының милли уеннары искиткеч күп. Алар, әкиятләр, бәетләр, җырлар кебек үк, этнографлар тарафыннан өйрәнүне таләп итәләр.
Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ.
Просмотров: 1152