Ул пуля әле һаман кулымда

Шамсимухаметов1Сугыш елларында гади, тыйнак кына күренгән ке­шеләр дә искиткеч батырлык үрнәкләре күрсәт­кәннәр. Алар­ның кыю һәм дөрес карар­лары меңләгән солдатларның гомерен саклап калган. Шун­дый кыю һәм үз-үзен аямаучан кешеләрнең берсе — якташы­быз, Шенталы районының Денис авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минрах­ман Шәмсимөхәммәт улы ШӘМСИМӨХӘММӘТОВ.

Ветеран сугыш турында сөйләргә яратмый. Элек моның сәбәбе тыйнаклык булса, хәзер инде олы яше сиздерә. Ни дисәң дә, 94 бит инде!

«Әти сугыш елларын искә алырга яратмый. Фронттагы дуслары турында да сөйләми. Кайчакта сугыш аның төшенә керә, һәм ул калтыранып уянып китә», — дип сөйли кызы Зөлфия Минрахмановна.

 Ач-ялангач балачак

Минрахман 1925 елда Татарстанның Чирмешән рай­онында туа. Бу чорда Совет иле индустриализациягә йөз тота башлый. Моның турыда әйтми үтеп булмый, чөнки күпсанлы крестьян халкы һәм завод-фабрикаларда эшләүчеләр бу яңалыкның кор­бан­нарына әве­реләләр.

30нчы еллар башында, Хә­бибуллиннар гаиләсен дә кулакка чыгарып, малларын алып китәләр, йорттагы ко­рыл­маларны сүтеп ташый­лар. Дөрес, сыерны калды­ралар. Бәлки балаларны жәллә­гән­нәрдер. Ничек жәлләмәскә? Күзләреннән яшь бөртекләрен агызып, биш бала карап тора бит. Тик сыерны соңрак ба­рыбер алып китәләр…

- Әтием, Гражданнар су­гышыннан кайткач, кол­хозда эшләде. Ә әниебез авыл­дашларны тифтан дәва­лый иде. Шуңардан үзе дә үлеп китте. Миңа ул вакытта әле тугыз яшь кенә иде, — дип сөйли Минрахман Шәмсемөхәммәт улы.

Минрахманның әтисенең фамилиясе Хәбибуллин бул­са да, малайны үз исе­мен­нән ясалган фамилиягә яз­дырган. «Улын бик яраткан Шәмсимөхәммәт бабабыз. Ба­бай чыннан да аның белән нык горурлана иде — малае колхозда да олылар кебек җигелеп эшләгән, йорттагы эшләрне дә бетереп торган, гаиләне дә туендырган», — дип сөйли Минрахманның кызы Зөлфия.

 Ил буйлап сугыш йөри

1941 елда Минрахманны Ле­нинград өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. «Кул пыч­кысы белән юан агачларны кисеп, әле тагын 1 метрлы кисәкләргә бүлә идек. Шуларны аркаларыбызга салып та­шыйбыз. Өскә кияргә кием, аякка кияргә итек юк. Бик авыр булды», — дип сөйли Минрахман Шәмсимөхәммәт улы, ул чак­ларны искә төшереп.

17 яше тулгач та, егетне сугышка алалар. 43 санлы Ла­тыш укчы дивизиясендә бе­ренче  сугыш чирканчыгы үтә ул. Һәр операциянең уңышлы булу-булмавы командир при­каз­ларының вакытында килеп җитүенә бәйле. Аз гына кичек­терелдеме, ялгышны дис­тәләгән солдатның газиз гомере белән түләргә туры килә. Монда элемтәчеләрнең оператив эше кирәк. Аларның геройларча хезмәте күзгә күренми, ләкин бик тә мөһим.

Безнең героебыз нәкъ шул элемтәчеләр сафында хезмәт итә. Артиллерия минометлары уты астында сугыш кыры буйлап элемтә сузып йөрергә туры килгән аңа. Ә аркасында гади кеше күтәрә алмаслык йөк — солдат букчасы һәм автоматтан башка әле телефон аппаратлары, элемтә чыбыгы уралган кәтүкләр — берсе-берсе ун  килограмм чамасы. Ә барысын бергә санасаң…

- Көненә 700 грамм ипи бирәләр иде. Аны да өчкә бүләргә туры килде, — дип искә ала ветеран.

1944 елда Минрахманның уң кулына пуля эләгеп, бик каты яралана. Дүрт ай буе Латвиянең Резекие шәһәрендә дәвалана. 1945 елда аны, комиссовать итеп, кайтарып җибәрәләр. Ләкин Минрахман туган авылында озак тормый, җыена да Үзбәкстан якларына китеп бара.

 Шәрык иленең кызу кояшы

- Ангрен шәһәрендә мин Минехаятемне очраттым. 1949 елда туй уйнадык та Чиләбегә юл тоттык. Сугыш вакытында анда Туланың патрон заводын эвакуациягә китергән булганнар. Шунда эшли башладым, — дип искә ала яшь чакларын Минрахман ага. — Кулым төзәлеп бетә алмыйча интектерде. Әледән-әле сыз­лап, гел үзен сиздереп тора иде. Табиб миңа җылы якларга китәргә киңәш итте. Шулай итеп, без Таҗикстанның Джалал-Абад шәһәренә барып урнаштык. Бик җылы каршы алдылар. Безгә, сугыштан кайтучыларга, аерым караш иде — кибетләргә чиратсыз кер­тәләр, ел саен Җиңү бәйрәме белән котлыйлар, бик яхшы күчтәнәчләр бирәләр иде. Кулым да сызлаудан туктады. Джалал-Абад истәлеге бу­лып менә бу стена сәгате саклана.

1992 елда Таҗикстанда гражданнар сугышы башлана һәм Шәмсимөхәммәтовлар Шен­­талы районының Денис авы­лына кайтып төшәләр. 74 яшен­дә сугыш ветераны үз кул­лары белән өй салып керә.

- Соңлап булса да, Мин­нехан абый белән Һәҗәр апа Мусиннарга, шушы өйне төзүдә ярдәм иткәннәре өчен, рәхмәтләребезне белде­рәсебез килә. Әтиебез үзе дә гомер буе уңган, эш сөючән кеше. Әйтеп тә өлгермисең, ул инде кадак-чүкечләрен кү­тәреп килеп җитә. Әлегә үз йортын үзе алып бара иде. Соңгы вакытларда гына бераз сыната башлады, — ди Зөлфия апа.

Минрахман Шәмсимөхәм­мәтович! Баш очыбыздагы аяз күк йөзе һәм бәхетле тормышыбыз өчен без сезгә рәхмәтлебез. Исән булыгыз һәм озак яшәгез!

Алинә ХАРИСОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 792

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>