Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын башлый

20-46-40-d1732a7bdfed38d38a561f8bӘлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм республикада уздырыла торган туган тел ункөнлеге кысаларында оештырыла.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

«Флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш була. Шигырь һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин», — диде ул.

Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканын да куярга мөмкин.

«Габдулла Тукай иҗатына, туган телебезгә битараф булмаган һәр кешегә, бигрәк тә милләттәшләребезгә, флешмобка кушылуны сорап, мөрәҗәгать итәм! Сезнең язмаларны көтеп калабыз», — дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.

  • Флешмобның генераль партнерлары: Татарстан Республикасының төп телерадиоканаллары — «Татарстан — Яңа гасыр», «Татарстан дәүләт телерадикомпаниясе», КФУның «УниверТВ» телевидениесе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Флешмоб турында тулырак мәгълүматны генераль партнерларыбыз, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Инстаграм челтәрендәге битләреннән алырга мөмкин», — диде институт директоры.

Просмотров: 520

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>