95 яшь – олуг юбилей

ox_99gLNhGcИсәнмесез, хөрмәтле «Самар татарлары» сайты редакциясе. 16 апрельдә безнең кадерле әбиебезгә — Елховка районы, Мулла авылында яшәүче  Мәгыйшә Карип кызы Латыповага 95 яшь тула. 

Аның бердәнбер кызы — безнең әниебез 9 ел элек дөнья куйды. Бүгенге көндә, кызганычка, әбиебез авылда ялгыз яши, үзебезгә алып китәргә мөмкинлегебез юк. Әмма без — аның өч оныгы — һәр атна авылга кайтып, хәлен белеп, мунчалар кертеп китәбез. Аллаһыга шөкер, үзе йөреп тора.

Сайт аша сөекле әбиебезне олы юбилее белән тәбриклисебез килә. Аңа исәнлек-саулык телибез. Без аны бик-бик яратабыз һәм кадерлибез.

Әбкәебез! Күз нурыңны түктең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Җирдә кояш нуры  балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.


Оныкларың Фәрит һәм Айсылу, Гөлнара һәм Рәшид, Илшат һәм Римма, оныкчыкларың Рамил һәм Полина, Мансур, Альбина, Сәмирә һәм Индира.

Просмотров: 1091

Комментирование запрещено