Коронавируска каршы вакцинаны татар егете уйлап тапкан

6ece3431f2ba6538a9576a43504480c930 яшьлек Илназ Иматдинов аны 59 кеше белән бергә үзендә сынаячак.

Русиядә коронавирус эпидемиясе башлану белән Новосибирскидагы “Вектор” фәнни үзәге турында күпләр белде. Билгеле булуынча, анда иң мөһим мәсьәлә — вакцина уйлап табу белән шөгыльләнәләр. Фәнни үзәкнең генеральный директоры Ринат Мәкъсүтов белдерүенчә, вакцинаны сынаулар майда башлана һәм аны үзендә сынап карарга теләк белдерүчеләр күп булган. Бу фәнни үзәктә эшләүчеләрнең исемнәре каты сер астында, шулай да “Роспотребнадзор” белдерүенчә, вакцина уйлап табу буенча тикшерү эшләре белән галим Илназ Иматдинов җитәкчелек иткән. Ул вакцинаны беренчеләрдән булып үзендә сынап караучы 60 кешенең берсе булачак.

30 яшенә дә җитмәгән Русия галиме Илназ Иматдиновны COVID-19ка каршы вакцина уйлап табу белән шөгыльләнүче төп кеше дип атыйлар. Илназ Татарстанда туган, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 24 яшендә “Рифт үзәне бизгәге вирусының иммунодоминант аксымнарын кодлаучы ясалма геннарны конструкцияләү һәм клонлаштыру” темасы буенча диссертация яклаган. Яшь галим Новосибирск өлкәсендә “Вектор” вирусология һәм биотехнология фәнни үзәгендә алты ел эшли. Әле февраль ахырында гына Илназ Иматдинов фәнни мәкаләләр язган һәм аспирантлар эшләрен тикшергән булган. Мартта аңа дөньяны яңа авырудан коткару эшенә тотынырга туры килә.

Илназның дуслары аның беркайчан да үз эше турында сөйләмәвен, аның ябык типтагы яшерен диярлек учреждениедә эшләвен әйтәләр. “Илназ үзе бик тыйнак һәм сизгер егет. Аның COVID-19ка каршы вакцина уйлап табуы турындагы яңалыкны без телевидение аша гына белдек”, — ди алар.

kiziltan.rbsmi.ru

Просмотров: 980

Комментирование запрещено