Фирдүс Тямаев: «Башта эшне бетерәм, аннан — онлайн-концерт» (ВИДЕО)

news_28902Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев карантин дип, бер дә тик ятмый. Бу көннәрдә Фирдүснең эшләре бик кызу: үз куллары белән верандасын яңарта.

Бу турыда ул инстаграм аккаунтында видео уранштырган. «Мине югалтмагыз, башта эшне бетерәм, аннан онлайн-концерт», — ди җырчы үзен сагынырга өлегергән тамашачыларына. 

Җырчының иҗатына, тормышына битараф булмаган тамашачылардан: «Фирдүс, шабашкага кеше кирәк, әйдә безнең белән», «Микрофон гына тотып йөрмисең, тормышны да алып бара беләсең», «Сиңа Фирдүс исеме түгел, Тиктормас исеме кушасы булган», дип бик кызыклы комментарийлар килгән. 

Ә онлайн-коцертларны тамашачылар әлегә Фирдүс өчен үзләре күрсәтәләр. Аның җырларын башкарган тамашачыларның видеоларын ул үзенең инстаграм битенә куеп бара.   

Менә шулай, җырчының үзизоляциясе эш һәм җыр белән бергә үрелеп бара.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Югалды дип уйламагыз башта эш аннан онлайн концерт#тямаевфирдус

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

matbugat.ru

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено