«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы җыр белән тәмамлана

img_5dbd390e0541a_703A1533«Өмет йолдызы» җырын сериалның соңгы сериясендә ишетеп булачак.

«Россия-1» каналында барган «Зөләйха күзләрен ача» сериалының соңгы сериясендә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы «Өмет йолдызы» җыры яңгыраячак. Бу хакта җырчы «Татар кызы» бәйгесе аккаунты белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Өмет йолдызы» дигән яңа җырыбыз чыкты. 2018 елда композитор Эльмир Низамов Ренат Харис сүзләренә музыка язды. Парижга барырга әзерләнгән вакыт иде, шулчак Эльмир «җырлап карале», — диде. Җырлап карадым, сүзләре искиткеч, фәлсәфи яктан бик киң. Без аны 2019 елда яздырдык. Алла теләсә, әлеге җыр «Зөләйха күзләрен ача» сериалының соңгы сериясендә булачак», — диде ул.

Эльмира Кәлимуллина беркайчан да продюсеры булмаганы турында сөйләде. «Мин үз-үземә хуҗа. Продюсер булса, бөтен телеканалларда күренер идем. Музыка белән шөгыльләнәм, яшим. Сәләтемне музыка аша кешеләргә тәкъдим итәм. Татар классик композиторларның әсәрләре минем аша тамашачыларга үтүе — зур бәхет. Шуңа күрә татар халык җырларын да, операларны да башкарырга яратам. Барысы да якын», — диде ул.

«Кристина Агилера, Бейонсе, Стиви Уандер, Джастин Тимберлейк, Селин Дион белән дуэт җырлар идем. Мин аларны бәләкәй чактан ук тыңлыйм. Алар 2000 елларда популяр иде. Бик хөрмәтлим, әмма кумирларым дип әйтә алмыйм. Җырчыны җырчы үзе генә ясамый, аңа бөтен яктан ярдәм итеп торучы команда кирәк. Шул вакытта гына җырчы таныла ала», — дип саный ул.

«Җырчы булмасам, музыка укытучысы булыр идем. Үзем турында күпертеп әйтмим, үзем турыда сөйләргә яратмыйм. Сүз белән түгел, эш белән күрсәтергә кирәк, диләр. Конкурсларда балаларның репертуарымдагы җырларымны башкарулары ошый. Без бу җырлар белән аларны тәрбиялибез, үстерәбез. Минем балаларым булса, әти-әниемә кызыллык китермәс өчен, барысын да уйлап эшләрмен», — ди Эльмира Кәлимуллина.

Артист «Татар кызы» бәйгесенә карата фикерен белдерде. «Бу конкурста „купальник конкурсы“ юк, шуның өчен рәхмәт әйтәм. Сез бу конкурстан шоу ясамыйсыз. Әлеге бәйге татар кызының төп асылын ача. Кызларның матурлыкларын күрсәтә беләсез. Фикер йөртүләре, телне белүләре турында нәтиҗә ясап була», — дип саный Эльмира Кәлимуллина.

Җырчы үз-үзеңне изоляцияләү чорында көн тәртибе үзгәрүен әйтте. «Рәхәтләнеп туйганчы йокымны туйдырдым. Иртән күнегүләр ясыйм, күп китаплар укый башладым, фортепианода яңа музыкаль әсәрләр уйныйм, укучыларыма вокал дәресләре бирәм, тәмле ризыклар пешерәм. Тик әниемне, туганнарымны сагындым. Әнинең өчпочмакларын ашыйсым килә башлады. Концертлар юк, акча бетә, нишләргә белмим», — диде ул.

Артист шулай ук җырчы юлын сайлаучыларга тырышырга, эшли белергә, эшне яратырга кирәклеген искәртте. «Үз-үзеңне тынычландырып, сорау бирергә кирәк: син бу шөгылеңнән бәхетлеме? Шулчакта йөрәгеңне тыңлап, ышанып, беренче адымнарны ясый башлыйсың. Үз-үзеңне ишетә белергә кирәк. Кайвакыт бит югалып та каласың. Үз-үзеңә чын-чынлап җавап бирергә тиешсең: әлеге һөнәр күңелгә ятамы, юкмы», — дип әйтте ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 755

Комментирование запрещено