Үзизоляция режимы республиканың мәдәни тормышына да үзгәрешләр кертте. Күп кенә тамашалар һәм чаралар кичектерелде. Онлайн-концертлар бирү гадәткә кереп китте. «Матбугат.ру» алдагы көннәрдә булачак шундыйларны барлады:
22 апрель
19:00 — Илнар һәм Ләйсән Ялаловлар гаиләсенең онлайн-концерты 19:00 — Казан филармониясенең «Ретро-концерты» 20:00 — Айгөл һәм Ришат Шәһхетдиновларның онлайн-концерты
23 апрель
19:00 — Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты
26 нчы апрель
Татар халкының бөек улы — Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Тинчурин театры «Тукай көне» дип аталган әдәби-музыкаль чаралар тәкъдим итә
26 апрельгә кадәр «Татарстан музейлары язы — 2020″ беренче тапкыр онлайн-форматта уза.
Просмотров: 698