Теле барның киләчәге бар

IMG_20200408_1300301

Беренче коллектив вакытлыча редакция бүлмәсендә. Матбугат йорты. 25 апрель 1990 ел

- Син татар кешесенә ох­шагансың, агай. Әллә ялгы­шаммы?

- Юк, ялгышмыйсың, мин татар, исемем Рәфгать.

- Ә минем исемем Идеал. Әйдә, таныш булыйк алайса…

Бу танышу моннан 30 ел элек, автобуста барганда бул­ды. Яңа танышым мине икен­че көн­не Самараның Мат­бугат йор­тына чакырды. Рәф­гать Нә­биул­ла улы Әһлиул­лин дөнья­га чы­гарга әзерлә­неп ятучы «Бердәмлек» газе­та­сы­ның баш мөхәррире булып чыкты. Матбугат йор­тын­дагы «Волжская ком­муна» редак­циясендә вакыт­лыча урнаш­кан редак­циядә тагын кеше­ләр бар: моңа ка­дәр «Про­гресс» заво­дының «За­вод­ская жизнь» много­ти­ражкасы хәбәр­чесе булып эш­ләгән, ә «Бердәмлек»тә җа­вап­лы сәр­катип вазифаларын үтәр­гә алынган Шамил Галимов, педа­гог, француз теле белгече, ә биредә корректорлык эшенә керешкән Әминә Шәмсетдинова утыралар. Татарча укый-яза белү сәләтләремне тикшергәч, Рәф­гать Нәбиулла улы миңа бүлек мөдире булырга тәкъдим итте.

Билгеле инде, ул чакларда штат расписаниесендәге вази­фалар фәкать шартлы гына иде, чөнки безгә, редакция әгъзаларына, беренче вакыт­ларда хәбәрче дә, корректор да, редактор да, хәтта слесарь, балта остасы һәм башка һөнәр ияләре булырга туры килде. Беренче сан чыгып ике атна да үтмәгәндер, өлкә хөкүмәте «Бердәмлек» газетасы редак­циясе өчен Фрунзе урамы, 103 адресы буенча урнашкан ташландык йортның ике бүлмәле фатирын биргән иде. Аны безгә ремонтларга, тәр­типкә китерергә туры килде.

Ә ул көнне, кичекмәстән, газетабызның беренче са­нына материаллар әзерли баш­ладык. Без, әлбәттә, мил­ләт­тәшләребезнең язма та­тар теленә сусавын аңлап, милли ихтыяҗларын канәгать­ләндерү кирәклеген күз уңын­да тотып, алдыбызга га­зета битләрендә телебезне саклау, баету һәм татар милли-мә­дәни тормышына юл салу максатларын куйдык.

Ниһаять, газетабызның бе­ренче санына материаллар тупланды, машинкада бас­ты­рылып, матбугат йорты типо­графиясенә җыюга би­релде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: татар шрифтларын, сүз­лек­ләрне Шамил Галимов Та­тар­станнан алып кайткан иде. Мат­бугат йортында эшләүче рус хатыннары, кәгазьдә басылган татар текстларын линотип ма­шинасында җыйганда, би­хи­сап хата ясыйлар иде. Әминә Шәмсетдиновага гына түгел, барыбызга да, өсләреннән то­рып, зур кыенлыклар бе­лән беренче санны чыгар­ганыбызны хәтерлим. Ул төнне без өйләребезгә кайтмадык, туачак беренче балабызны кар­шылагандай, зур түземсезлек белән әле буяулары да кип­мәгән “Бердәмлег”ебезне кулга алып, тутый кош тоткан кебек, шатланган идек. Моңа кадәр илле елдан артык өлкә үзәгендә татар басмасы булмаган бит! Без булдырган «Бердәмлек»нең дөньяга ки­лүе күңелләребездә милли горурлык хисләре ту­дырды, татарлыгыбызны, милли той­гыларыбызны уятты.

Куанычыбыз, чыннан да, зур иде. Самара өлкәсендә татар газетасын чыгару идеясе 1989 елда оешкан «Туган тел» татар җәмгыятенең беренче утырышында ук яңгыраган иде. Бер ел да үтмәде, «Туган тел»нең беренче рәисе Рә­шит Абдуллов, әгъзалары Мансур Ямалетдинов, Шамил Әхмәров, Минәхмәт Сәгыйров, Шамил Галимов, шулай ук булачак га­зетаның мөхәррире булып исәп­ләнгән Рәфгать Әһлиуллин тырышлыгы һәм үҗәтлеге бе­лән менә инде “Бер­дәмлек”нең беренче саны да дөнья күрде!

Ләкин газетаны укучылар булмаса, аның файдасы бул­маячагын без бик яхшы аңлап,  җиң сызганып, газетаны про­пагандалый башладык: татар концертларында, Сабан­туй­ларда, җыелышларда мил­ләт­тәш­ләребезне газетага язы­лырга өнди идек. 

Рәфгать Нәбиулла улы белән мин, газетага язы­лырга өндәү максаты белән, Пох­вистнево якларына баруыбыз­ны хәтерлим. Гали авылы Мә­дәният йорты бинасына аның җитәкчесе Асия ханым Әхмәдиева шактый гына авыл халкын җыйган иде. Рәфгать Нәбиулла улы газета турында сүз алып бара, ә мин тальян гармунда уйнап, милли көйләр башкарам… Моңа охшашлы очрашулар алга таба да еш булды, халкыбыз уянып, газетабызны ала башлады, укып, шатланып, хат-хәбәрләр язды. Газетага язылучылар саны берзаман биш меңнән артып китте. «Бердәмлек» татар дөньясына киң таралды, аның исеме, дәрәҗәсе бар­лыкка килде. Татарстан та­рафыннан газетага “Бәллүр каләм” тапшырылуы да аның татар халкы алдындагы абруе зур булуын исбат итте…

Миңа калса, “Бердәмлек”тә бер ел эшләгәннән соң, мин аның укучысы гына булып калдым дисәм, бик үк дөрес булмас иде. Әле дә кайда гына булсам да, безнең милли газетабыз бар дип, горурланып пропаганда алып барам. Әйтик, биш ел дәвамында мин җитәк­ләп барган “Идел моңнары” та­тар ансамбленең Самара, Ульян өлкәләренең, Татарстанның татар авылларында үткән кон­цертларында мин беренче чиратта туган телебез, милли газетабыз, милли урта мәк­тәбебез барлыгы турында сөй­ли идем.

30 ел эчендә илебездә зур үзгәрешләр булды. Басма массакүләм мәгълүмат чара­ларын кәрәзле телефоннар, интернет-сайтлар басып ки­лә. Казанның татар телен­дәге тапшырулары да хәзер һәр йортта… Әмма ләкин “Бер­дәмлек” газетасы тор­мышыбызда һаман да үз урынын алып тора. Аның хә­зерге җитәкчесе, баш мө­хәррир Эльмира Шәвәлиева газетабызга яңа сулыш өрде. Соңгы вакытта ул Сызран, Тольятти шәһәрләре, Камышлы, Похвистнево районнарындагы татарлар күмәкләшеп яшәүче төбәкләргә чыгып йөри баш­лады, әбүнәчеләр белән бик эчтәлекле очрашулар оеш­тырды, газетабызның бү­ген­ге­се һәм киләчәге ту­рында фай­далы фикер алышулар булды. Кызганычка, коронавирус авы­руы андый очрашуларга ва­кытлыча чик куйды. Ләкин дөньялар үзгәрер, һәм оч­рашулар киләчәктә дә дәвам итәр, дигән теләктә калабыз.

«Бердәмлек» газетасының зур юбилее Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры килә. Шул уңайдан аның битләрендә сугыш ветераннары, сугыш чо­рында тылда хезмәт иткән ватандашларыбыз турында күп мәгълүматлар бастырыла. Афәрин! «Бердәмлек» бүген дә үсеп килүче буыннарга рухи тәрбия бирү, ислам динебезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклап калу эшенә үз өлешен кертә.

Редакциянең барча хез­мәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, укучыларын, яр­дәмчеләрен зур юбилейлары белән ихлас күңелдән тәб­риклим, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калам. Без башлаган газета мәңге яшәсен, туган телебезне баетсын, кү­ңелләребезне гел шулай рухландырып торсын!  

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ, “Бердәмлек” газетасы ветераны.

 «Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 861

Комментирование запрещено