Интернет-кулланучылар арасында музейның Instagram аккаунты аеруча зур кызыксыну уята.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Татарстан Милли музееның социаль челтәрләрдәге аккаунтларына керүчеләр саны өч тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына учреждениенең генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.