Утлар, сулар кичеп…

?????

Әлеге язмам Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Миргабиҗан Фәйзулла улы Гыйззатуллин турында.

Сугыш… Бу сүзләрдә мәңге юылмас күңел яралары, ватылган, җимерелгән кеше язмышлары, өзелгән гомер, чәчкә аталмаган яралы мәхәббәт, ятимлек, ачлык һәм ялангачлык гәүдәләнә.

Сугыш… Бу сүзне ишетүгә йөрәгебез дерт итеп сискәнеп китә. Нинди мәрхәмәтсез, җан өшеткеч сүз ул. Бер мең дүрт йөз унсигез көн буена күпме кеше гомере фашист пулясыннан киселгән. Ә быел, 75-еллык юбилейда, безнең авылда җиңү алып кайткан ветераннарның берсе дә юк инде.

Ел саен, ямьле май айларында, ягъни Бөек Җиңүне каршылаган көннәрдә, без кабат каһарманнарыбызны искә алабыз, аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез.

Әлеге язмам Бөек Ватан сугышы ветераны Миргабиҗан Фәйзулла улы Гыйззатуллин турында.

Олы кызы Факия апай сөйләгәннәреннән: «Кышкы озын кичләрдә өстәлдә кыска лампа яна иде. Без — биш бала — әтәй янына сыенып (ул итек астына сала иде), аның сугышта булган чакларын искә төшереп сөйләгәннәрен тыңларга ярата идек».

Гыйззатуллин Миргабиҗан Фәйзулла улы 1915 елда Куйбышев өлкәсе Кляүле районы Яңа Ярмәк авылында туа. Бик матур акыллы егет булып үсеп җитә. 1935 елның көзендә аны армиягә озаталар. Ул вакытта армиядә хезмәт итү өч ел була. Әти-әнисенә армиядән Мактау хатлары килеп тора. 1938 елның көзендә өч ел хезмәт итеп, өйгә кайтам дигәндә генә финнар белән сугыш башлана. Хезмәт иткән хәрби бүлек фин чигенә якын тора. Алар хезмәт иткән җиргә снарядлар белән ату башлана.

Шулай итеп солдатның уйлаганнары тормышка ашмый, аны сугышка алып китәләр. Ә инде фин сугышыннан соң, 1941 елның 8 сентябрьдән 1944 елның 27 январенә кадәр ул Бөек Ватан сугышында була.

- Әти Ленинградны немец фашистларының блокадасыннан коткаруда катнашкан. Ул гусенечный тракторда танкалар, сугыш снарядларын йөрткән. Ладожский күле аркылы чыкканда йөк тулы машиналар белән хәлсезләнгән кешеләрнең су астына киткәннәрен үз күзләре белән күргән. Сугыш турында сораша  башласаң да, күз яшьләре килеп тыгыла да, әллә ни сөйли алмый иде, — ди Факия апай

 Җиңү көнен Миргабиҗан абый Польша шәһәрендә, атлар девизиясендә эшләгәндә каршы ала. 1945 елны, җиңүдән соң, ул Ленинградка кайта һәм 1948 елга кадәр милициядә эшли. Миргабиҗан абый 1948 елда гына туган авылына кайта һәм тормышының ахырына кадәр тракторчы булып эшли.

1949 елны Фәүзия исемле бик тә үткер, чибәр кыз белән тормыш корып җибәрәләр. Фәүзия апай да сугыш елларында тракторчы да, комбайнчы да булып эшли. Кечкенә генә өй җиткереп яши башлыйлар.

Тормышларын ямьләндереп, 1950 елны Факия апай дөньяга килә, аннан соң Накия, Галимҗан, Ядкәр, Хаҗия туалар.

Миргабиҗан бабай  да, Фәүзия әби дә көнне-төнгә ялгап эшлиләр дә, эшлиләр. Дөньялар арулана башлагач, икенче өйләрен булдыралар. Бабай кичләрен итек сала, ә Фәүзия әби оекбаш-бияләйләр бәйли.

Иң олы кызлары Факия апай институт тәмамлый һәм авыл егете Салих абый Якупов белән тормыш корып җибәрәләр. Накия белән Галимҗан Себергә китеп урнашалар. Барысының да үз тормышлары булуга карамастан, бер-берсе белән аралашып яшиләр. Җәй көннәрендә төп йортка кайтып, ял итәләр. Фәүзия әбинең олы кызы Факия апайның да биш баласы бар инде. Тормыш шулай дәвам итә. Бабай белән әби генә күптән гүр иясе булдылар…

Миллионлаган корбан алып киткән Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннары, өзелгән гомерләре барәбәренә Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбыз, якташларыбызның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә.

Аларны истән чыгарырга һәм онытырга безнең хакыбыз юк!

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

 

 

 

Просмотров: 964

Комментирование запрещено