Яңа Ярмәкнең сугыш батырларын онытмыйбыз!

IMG_20180509_100414-300x243Һәр яз безнең өчен аллы-гөлле чәчәкләре, кояшлы көннәре, ләйсән яңгырлары белән килә. Яз -  тормышыбызның яшәү чыганагы. Яз шулай ук безнең барыбыз өчен дә йөрәкләргә якын бәйрәмнәрен дә алып килә.

Яз бәйрәмнәренең беренчесе – 1 май. Бу — хезмәт, дуслык, яз бәйрәме генә түгел, ул безнең барыбызны да тынычлыкка, бәхеткә, шатлыкка омтылуыбызны, бердәмлегебезне чагылдыра.

Май ае безгә тагын бер бик истәлекле бәйрәмен — Җиңү көнен бүләк итә. Бу бәйрәмдә кайгы-хәсрәт һәм шатлык, якыннарыбызны югалту ачысы һәм җиңү шатлыгы бергә кушылган.

…1941нче елның 22нче июнь иртәсе.

Көн җылы, кояшлы. Камышлы халкы, шул исәптән безнең Яңа Ярмәк авылы кешеләре дә, Сабан туена җыелалар.

Кинәт котычкыч хәбәр ишетелә: фашистлар Германиясе безнең илгә каршы сугыш башлаган!

Якташларыбызның бер төрле җайга салынган тормышы минут өчендә челпәрәмә килә.

Бөтен совет халкы кебек, безнең район халкы да изге Бөек  Ватан сугышына күтәрелә. Бөтен авылларда, район үзәгендә күп халыклы митинглар уздырыла. Яшьләр дә, картлар да алман (немец) фашист илбасарларын усал тәнкыйтьлиләр, кискен сүзләр белән чыгышлар ясыйлар.

Шушы елны Кызыл армиягә китәргә тиешле яшьләр хәрби комиссариат каршына җыелалар. Митинг оештыралар. Шул митингта резолюция кабул итәләр: «Хөкүмәт һәм партия чакыруы буенча Кызыл армия сафларына басарга дип бердәм җыелдык. Без үзебезнең солдат бурычын намус белән үтәрбез. Эшче-крестьян Кызыл армиясенең сугышчысы исемен намус белән акларбыз”.

Алар районда, авылларда калучылар алдында ант итәләр: масайган дошманга каршы үзебезне-көчебезне-белемебезне аямыйча көрәшербез, дошманны тар-мар итәрбез.

Туган илне, ирегебезне, бәхетебезне тырышып якларга сүз бирәбез, диләр. Зурлар белән беррәттән әле кичә генә урта мәктәпне бетереп чыккан укучыларыбыз да алгы сызыкка ыргылалар.

Балтик диңгезеннән алып Кара диңгез ярларына кадәр чик сызыгын бер юлы бозып, немец илбасарлары Советлар иленә һөҗүм башлыйлар.

Ил өчен бик авыр, кара көннәр башлана. Кызыл армия сугышчылары, тыл хезмәткәрләре (гади эшчеләр, колхозчылар) җиңүне якынлату өчен мөмкин булганын эшләргә тырышалар.

Хәрби заводларда станок янында эшчеләр тәүлегенә 18-20шәр сәгать эшлиләр.

Авыл хезмәткәрләре дә йөкләмә алалар:

А) Икмәк суктыру механизмнарында 18 сәгатьтан ким эшләмәскә.

Б) Комбайнда тәүлегенә 25 га мәйдандагы икмәкләрне суктырырга.

В) Хөкүмәт ташламаларыннан (налогларыннан) тыш, фронтка һәрбер йорттан 1 центнер бәрәңге җыеп тапшырырга.

Г) Җылы киемнәр җыюны һәм налог түләүне 1нче ноябрьга төгәлләргә.

Ил каршында, фронт каршында бурычларыбызны намус белән үтик!

Безнең авыл колхозчылары да шушы өндәмәгә теләп кушылалар.

Чакыру яңгырый: кыска вакыт өчендә механизатор һөнәрен үзләштерергә. Инде 1941 елның декабрендә Балыклы МТСында 57 хатын-кыз механизатор һөнәрен үзләштерә башлый. Алар җыелышта карар кабул итәләр: “Илнең башкаласы Мәскәүне фашистлар басып алу куркынычы бар, ләкин Гитлер анда беркайчан да аяк басмаячак. Без һәрберебез хак эш өчен көрәшүчеләр сафына басачакбыз. Безнең девиз: Канга-кан, улемгә-үлем!

Кызлар, барыгыз да механизаторлар курсына рәхим итегез. Трактор, комбайн, автомашина рульләре артына утырыгыз. Революцион уяулыкны югары күтәрегез! Дошман провокациясенә бирешмәгез! Дошман тар-мар ителер! Җиңү безнең якта булыр!”.

Карагыз әле, иптәшләр, авылдашлар! Никадәр рухи ныклык, көчлелек!

…Фронттан хатлар килә башлый. Аларның эчтәлекләре бертөрлерәк…

Безнең авылда да фронтка киткән ир-атлар урынына хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар кала. Аларга окоп казу, урман кисү, иген үстерү, фермада эшләү йөкләнә.

Әбием сөйләгән буенча, хатын-кызлардан  механизаторларыбыз: Ибраһимова Мөкатдарә, Галимуллина Нәсибә, Кашапова Мөкатдәрә, Хөббәтуллина Мөкатдәрә, Рәхмәтуллина Мәрьям, Вәлиева Фәүзия, Газыева …. Ул вакытта хәзерге төсле техника булмаган, трактор сабанының эшен җайлар өчен плугарлар булган. Алар һәрвакыт сабан өстенә утырып йөргәннәр. Комбайннарда да салам төшерүчеләр булып хатын-кызлар эшләгән…

Җиңү үзеннән-үзе генә килмәгәнен бөтенебез дә яхшы беләбез. 1418 көн һәм төн ил өстендә ут давылы бөтерелә. Ил бәйсезлеге өчен, ил азатлыгы өчен бик зур, күп корбаннар бирелә. Бер генә гаиләне дә кайгы-хәсрәт читләтеп үтми. Күп гаиләләр үзләренең иң кадерле кешеләрен: ирләрен, әтиләрен, туганнарын югалтты.

Безнең Яңа Ярмәк авылыннан да 176 кеше фронтка киткән. Шуларның 98е яу кырында һәлак була. Авылга әйләнеп кайтучыларының да яралардан интегүчеләре күп иде: бер аягы гына булган Сәфиуллин Сабир, Гафиятуллин Шәех, Низамов Инсаф агалар. Шул көйгә дә әле алар колхоз, авыл тормышында актив катнашалар иде, берсе дә эшсез тормады.

Яу кырында һәлак булучыларның берсен дә онытмыйбыз. Алар һәрберебезнең йөрәгендә яши. Һәлак булучылар хөрмәтенә салынган һәйкәл аларны искә төшереп тора.

Бүгенгесе көнне сугыш кырыннан исән-имин кайткан бер генә ветераныбыз да калмады. Илебез халкы 75 ел тыныч тормышта яши. Ләкин барыбыз да бу җиңүнең нинди югалтулар, нинди авырлыклар аша килүен онытмыйбыз. Безнең иминлек, бәхет өчен тормышларын бирүчеләрне  беребезнең дә онытырга хакыбыз юк!

Һәр тыныч таңны каршылый, һәр көн тыныч зәңгәр күкне күрә, кошлар җырын ишетә алуыбыз өчен: гади генә итеп әйткәндә  — яшәвебез өчен аларга  чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Моннан соң да дөньялар тыныч булсын, күктәге кояшны аяусыз сугыш сөреме капламасын, кояшның җылысы сүрелмәсен иде. Шушы кадәр зур югалтулар, кыенлыклар, тырышлыклар бәрәбәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белеп, тәмен тоеп, канәгать булып яшәргә дә, яшәргә.

Безгә тыныч тормыш, бәхетле киләчәк биргән сугыш батырларына мәңгелек дан! Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!!!

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено