
Ленар, укучыларыгызны бераз үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
Мин Татарстанның Нурлат шәһәрендә туып-үстем. Мәктәптән соң Бөгелмәдә татар-төрек лицеенда белем алдым. Аннары Самарның аэрокосмик университетында укыдым. Дустым белән үз фирмабызны ачтык, шулай эшкуарлык белән шөгыльләнә башладым.
Әти-әниегез сезгә нинди тәрбия бирделәр, нинди сыйфатлар тәрбияләделәр?
Гадел, чиста-пөхтә, мәрхәмәтле булырга, кешеләргә ярдәм итәргә, олыларны зурларга, хөрмәтләргә, юл бирергә өйрәтеп үстерделәр. Кечкенә чакта кунаклар килсә, без олылар белән утырмый, аларның сүзенә кушылмый идек. Безне шулай тәрбияләделәр.
Ленар, сез Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятен дә җитәклисез, шул ук вакытта “Яктылык” мәктәбе советының рәисе дә булып торасыз. Ике вазыйфагыз турында әйтеп үтсәгез иде.
“Яктылык” мәктәбендәге хезмәтем ата-аналар комитеты рәисе буларак башланды. Мәктәп мөдире Радик Газизов, башка укытучлар белән бергә ата-аналар белән эш иттек. Алар белән очрашып, нинди эшләр башкарылуы, алда нинди максатлар торуы турында сөйли идек. Мәктәпкә әти-әниләрнең дә ярдәме кирәклеге турында аңлатабыз. Барысы да нечкәлекләрне белеп бетерми бит. Күпләр мәктәпне дәүләт тәэмин итә, дип уйлый. Әйе, бу шулай. Әмма эшләр яхшы барсын өчен, әлбәттә, ата-аналарның да булышлыгы таләп ителә шул. Дәүләт ярдәме генә җитеп бетми. Шәһәр мөхтәриятенә килгәндә исә, мин анда 2013 елдан директор вазифаларын башкара башладым. Автономиянең рәисе Рифкат Хуҗин һәм башка активистлар белән “Татар балалары җырлый” фестивален, Сөмбелә бәйрәмен үткәреп килдек, Сабан туйларында катнаштык, башка татар оешмалары уздырган чараларда ярдәм итәргә тырыштык. Ә 2018 елда, Рифкат әфәнде үз теләге белән вазифасыннан китүен белдергәч, мине мөхтәриятнең рәисе итеп сайладылар. Директор булганда туплаган тәҗрибәм җитәкчелек эшенә кереп китәргә бик яхшы ярдәм итте.
Шәһәр мөхтәрияте эшендә сезне кемнәр хуплый?
Активистларыбыз бар, Аллаһыга шөкер, бик яхшы булышалар. Аеруча Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденең имамы Расыйх Вакказовның, андагы башка ир-егетләребезнең ярдәмен яхшы тоябыз. Башка татар оешмаларыбыз да булыша. Барысына да рәхмәт яусын.
Коронавирус кешеләрнең планнарын җимерде. Мөхтәрият эшенә дә үзгәрешләр керткәндер.
Әйе, күп эшләрне тоткарлап торырга туры килә. Без беренче тапкыр балалар өчен “Татар бистәсе” дип аталган яңа җыр-бию фестивале үткәрергә теләгән идек. Бу, күп еллар уздырылып килүче “Татар балалары җырлый” фестиваленнән тыш, тагын бер чара буларак каралган. Аермасы шунда ки, “Татар балалары җырлый” фестивалендә өлкәбезнең төрле районнарыннан, авылларыннан, башка шәһәрләрдән килгән нарасыйлар катнаша. Ә “Татар бистәсе” Самарның Зубчаниновка, Кошелев, Смышляевка, Петра Дубрава, Алексеевка һәм башка бистәләрендә яшәүче татар балалары өчен каралган. Анда күп татар гаиләләре гомер итә. Зубчаниновкада бигрәк тә, шуңа күрә аны үзара татар бистәсе, дип атап йөртәбез.
Без, фестиваль турында игълан итеп, андагы кызларны, малайларны бәйгедә катнашырга чакырдык. Бик күп гаризалар җыелган иде. Репитицияләр дә узды. Әмма коронавирус сәбәпле бу ниятебез әлегә тормышка ашырылмыйча калды. Башка бәйрәмнәрне дә уздырып булмады. Без, татар оешмаларының җитәкчеләре, активистлары, балаларыбызга, яшьләребезгә ана телен өйрәтү буенча чаралар күрергә тырышабыз. Үзизоляция режимына кадәр Кошелев һәм Зубчаниновка бистәләрендәге ике мәктәптә факультатив рәвештә татар телен укыту буенча эш башлаган идек. Ул да тоткарланып калды. Кошелев бистәсе татарлары моны бик тә көтәләр.
Хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашканда да әлеге мәсьәләне күтәрмичә калганыбыз юк. Бер урында тормыйбыз, дип әйтәсем килә. Тик төрле сәбәпләр аркасында урыс мәктәпләрендә татар теле факультетын булдыру җиңел эш түгел, әлбәттә. Кайдадыр моңа каршы тормыйлар, ә кайдадыр авырлыклар барлыкка килә.
Ленар әфәнде, ничә яшегездә намазга бастыгыз? Гыйбадәт кылуыгыз тормышыгызда, җәмәгатьчелек эшләрендә ярдәм итәме?
Аллаһыга шөкер, 30 яшемнән намазга бастым. Әле Бөгелмәдә татар-төрек лицеенда укыганда ук безгә дини орлыклар салдылар. Кечкенә чактан бабам үзе белән мәсҗидкә алып бара иде. Дингә мәхәббәт балачактан сеңеп калган инде. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә Россия Ислам университетында белем алам. Аллаһы Тәгалә барлык эшләрдә ярдәмен бирә, шөкер. Авырлыклар да, шатлыклар да – Раббыбыздан. Һәр гамәлебезне “бисмилләһ” әйтеп башлыйбыз.
Үзегез татарча бик яхшы сөйләшәсез. Ә балаларыгыз ана телен беләме?
Әйе, өйрәтергә, өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Җәй буе Нурлатта әби-бабаларында кунак итәләр. Анда алар татар телен камилләштерәләр.
Нарасыйларыгызга дини тәрбияне сез бирәсезме әллә хатыныгызмы?
Икәүләп. Тик мин һәрвакыт диярлек эштә булгач, күбесенчә хатыныма өйрәтергә туры килә. Догалар беләләр. Аларны үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз. Безгә карап, Аллаһы бирсә, алар да дин юлыннан атларлар, дип ышанабыз.
Хатыныгызның кайсы сыйфатлары сезне куандыра?
Алар күп инде ул. Йомшаклыгы, пакьлеге ошый. Ирне ир итә белә. Олылар безгә булачак хатыныңны әнисенә карап сайла, дияләр иде. Минем шулай булып чыкты да.
Самарның Халыклар дуслыгы йорты белән ничек эш итәсез?
Халыклар дуслыгы йорты күп чараларны уздырганда безне хуплый. Афишалар, басма продукция белән дә ярдәм итәләр. Җыелышларыбыз да шул бинада уза.
Башка милләт оешмалары белән элемтәгез бармы?
Әйе, төрле милләт оешмалары белән аралашабыз. Бер-беребезнең бәйрәмнәренә, чараларына йөрешәбез. Бу халыкара һәм конфессияара дуслыкны ныгытуда ярдәм итә. Бергә булырга тиешбез, дип уйлыйм.
“Сәлам” гәҗитәсен укыйсызмы? Басмабыз турында фикерегез?
Мөмкинлек булганда укырга тырышам. Минем һәм хатынымның әти-әниләре дә яратып укыйлар. Гәҗитә бик тә ошый. Ышанычлы (достоверный) тарихи темалар күңелгә хуш килә. Дини материалларда бик тә кирәкле. Башлаган эшегезне күп еллар дәвам итәргә насыйп булсын. Халыкка файда китерәсез. Язылучыларыгызның саны артсын. Шуны да әйтәсем килә – “Сәлам”дә Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез сүзләре, догалар языла. Мондый басмаларны пөхтәлектә сакларга кирәклеген, ташларга, аяк астында аунатырга ярамаганлыгын кешеләр исләрендә тотсыннар иде. Бу – бик мөһим нәрсә бит. Укыган гәҗитәләр кирәкмәсә, аларны башкаларга бирергә ярый.
Ленар әфәнде, татарларга теләкләрегез бармы?
Дус, бердәм булып, бер-беребезне яратып яшик. Максатыбыз уртак булсын – милләтебезне саклап калырга. Бер-беребезгә аяк чалмыйк, ярдәм итеп гомер кичерик. Балаларыбызны татар теленә өйрәтик. Иң яхшысы – аларны үзебезнең үрнәгебездә тәрбияләү. Кешеләрнең яхшы якларын күрә белик. Башкаларның үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең икән, аларга шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Бу – минем тормыш шигарем.
Мөхтәрият белән хезмәттәшлек итәргә, ярдәм күрсәтергә теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итә алалар?
Миңа шалтыратсыннар. Телефоным: 8-927-657-83-74.
Ленар САБИРОВ белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 947