Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәменә багышланган вәгазендә “Ислам дине татар милләтен коткарды”, — дип әйтте. Ә сүзләрен дәлилләмәде. Бәлки ул Коръәндә язылган “Сәмигна вә әтагна” (ишеттеңме – ышан) дигән аятькә таянып әйткәндер, белмим.
Мин мөфти хәзрәтләрен хөрмәт итәм, аның абруе зурлыгын таныйм. Әмма ләкин аның: “Ислам дине татар милләтен коткарды”, – дигән сүзләре белән килешә алмыйм һәм тарихи дәлилләргә таянып, үз фикеремдә калам. Читать полностью