Салават Фәтхетдинов татар эстрадасы өчен институтта бюджет урыннар сорады

B3494A72-AD9F-431C-B0E0-4C8A59215F08«Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде җырчы.

Җырчы Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтында татар эстрадасы өчен бюджет урыннар сорады. Бу мәсьәләне ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде.

Ул быел беренче тапкыр вузда бер бюджет урын да бирелмәгәнен әйтте. «Татар эстрадасы җимерелергә тора. Мин киләсе елга татар эстрадасы өчен 5-6 бюджет урыны сорыйм. Күп кирәкми, чөнки талантлар күп булмый. Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде Салават Фәтхетдинов.

Ул коммерция бүлегендә уку елына 240 мең сум булуын әйтте. «Кагыйдә буларак, анда аз керемле гаиләләрдән укырга керәләр. Аз керемле гаиләләрдән талантлы балаларга ярдәм итәргә кирәк», — диде җырчы.

«Бүген бюджетта бер урын да юк. Оят бит. Мин бу мәсьәлә чишелер дип ышанам», — диде Салават «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул, шулай ук, утырышта мәдәни проектларга аерым кредитлау шартлары белән милли фонд булдырырга кирәк, дип белдерде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 713

Один комментарий

  1. Татар эстрадасы исеме генэ.монсыз,тавышсыз фанерщиклар.