Главное – доброта и любовь к детям / Мәхәббәте – саф, елмаюы – ихлас

IMG_33811Более тридцати лет своей жизни отдала  Четырлинским детям дошкольного возраста эта скромная, добродушная и открытая женщина. Именно о таких людях, как Галия Мингалеевна Сидорова ( Баширова)  говорят: «Профессионал, мастер своего дела». 

Сразу после завтрака в Четырлинском детском саду «Ромашка» по расписанию у воспитанников проходят занятия. В наш приезд детишки Галии Мингалеевны пели народные песни, а аккомпанировал им на баяне культработник Анатолий Васильевич Мрясов. По репертуару поняла – маленькие артисты готовят для воспитателей музыкальные подарки. Пока дети разучивали непростые мелодичные переходы, мы со старшим воспитателем Галией Мингалеевной поговорили о роли счастливых случайностей в жизни, секретах мастерства и современных детях.

Моя героиня родилась в Челно-Вершинах. Сказать, что юношеские годы были легкими и беззаботными, нельзя. После школы девушка устроилась на машиностроительный завод, трудилась в две смены на станке, чтобы хоть как-то материально помочь родным. Кроме нее, в семье было еще пятеро детей, каждый нуждался в ласке, заботе, любви. И каждому старшая сестра неустанно дарила частичку своей души, которая не связана ни временем, ни пространством – она всегда наполнена любовью.

«На заводе я проработала год. Потом папа сказал, мол, иди учись, без образования будет сложно. Я послушалась и поступила в Куйбышевский государственный педагогический институт на физико-математический факультет. Тех, кто работал на заводе, принимали вне конкурса. Почему выбрала профессию педагога? Да потому что мечтала об этом с самого детства. Я люблю быть в окружении детей, верю в каждого своего воспитанника и горжусь им», – говорит старший воспитатель.

В 1980 году Галия Мингалеевна приезжает в Четырлу педагогом математики в сельскую школу. Умение заинтересовать детей, доходчиво объяснить материал, найти общий язык – со всем она успешно справлялась.

Обладая активной творческой натурой, Галия Мингалеевна увлекалась художественной самодеятельностью: участвовала в культурных мероприятиях, выступала на сцене сельского Дома культуры. На одном из мероприятий и познакомилась со своим будущем мужем, молодые люди приглянулись друг к другу и через некоторое время сыграли свадьбу. Вот так случайная встреча переросла в настоящую любовь.

«В 1987 году я поступила на работу в детский сад. Располагался он в деревянном домике, где все дышало домашним уютом, теплом и любовью. Мы видим, как с каждым годом все меняется, преобразовывается, улучшается. И это очень радует! Конечно, нужно идти в ногу со временем, подстраиваться под интересы современных детей. Не сказала бы, что нынешние дети чем-то сильно отличаются от прежних. Они, пожалуй, более любознательны. Сейчас появилось гораздо больше возможностей для их развития, это влияет на кругозор. А нам же, воспитателям, остается только повышать уровень педагогического мастерства, осваивать новые методические разработки. Для меня это все в радость! Чувствуя любовь маленьких непосед, хочется горы свернуть», – рассказывает Галия Мингалеевна.

Она постоянно стремится найти, развить и сохранить в детях те зернышки таланта, которые в них, бесспорно, рассыпаны. Вместе с малышами воспитатель живет в мире красоты, игры, сказки, музыки, рисунка, фантазии. Она приобщает своих ребятишек к народной культуре, к труду, воспитывает в них чувство патриотизма. Сегодня под ее крылом 18 детей – от одного года и до шести лет. У каждого ребенка своя идея, свой мир, который нельзя разрушить, которому нужно помочь раскрыться.

«Любить детей – это и курица умеет. А вот уметь воспитывать их – это великое государственное дело, требующее таланта и широкого знания жизни», – говорил писатель М. Горький. И любить, и воспитывать наша героиня умеет как никто другой. И дети отвечают ей тем же. Как же повезло тому, с кем рядом на самой заре его жизни стоял добрый и мудрый наставник – Галия Мингалеевна.

«Мои воспитанники – разные, и настроение у них бывает разное: кто-то капризничает, кто-то балуется, кому-то слишком весело, а кто-то скучает. И для каждого маленького человечка нужен свой заветный ключик. С кем-то могу пошутить, кого-то могу пожурить, этого подбодрю. С кем-то поговорю по душам, а какого-то «капризку» просто обниму и приласкаю – он и успокоится. Чем бы я ни была занята, если ребёнок ко мне подходит со своей пусть даже самой маленькой проблемой, я откладываю все дела, нахожу добрые слова, вникаю в каждую мелочь, стараясь поднять ему настроение. Мой главный метод в обучении, развитии и воспитании детей – это личный пример. Невозможно воспитать словами. Только наглядный пример взрослого порождает в детях искрению заинтересованность», – поделилась воспитатель.

В трудовом коллективе дошкольного учреждения все работники на хорошем счету, их любят и уважают. Это помощники воспитателя Валентина Витальевна Кондратьевна и Ирина Аркадьевна Архипова, воспитатели Надежда Геннадьевна Милослова и Надежда Николаевна Афанасьева, повар Светлана Петровна Сидорова. Каждая из них умеет быть и ласковой мамой, и добрым другом, и мудрым наставником-учителем для своих малышей.

«Каждый день, когда видишь распахнутые глаза малышей, жадно ловящих каждое твое слово, понимаешь, что нужна им. Секрет их чистой любви прост: они открыты, простодушны. А для нас, воспитателей, настоящая награда – их милая улыбка», – в завершении разговора сказала Галия Мингалеевна.

Пресс-служба Администрации м.р.Шенталинский.

***

Мәкаләмнең герое — утыз елдан артык гомерен мәк­тәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә биргән тыйнак, мәрхәмәтле һәм ачык йөзле Галия Миңгали кызы Бә­широва. Аның кебек кеше­ләр турында «Ул — профес­сио­нал, үз эшенең остасы», диләр.

Шенталы районы, Четырла авылының «Ромашка» ба­лалар бакчасында ул балалар өчен төрле дәресләр оештыра. Без килгән көнне Галия Бә­широва төркеме халык җыр­ларын өйрәнә иде. Ә баянда мәдәният хезмәткәре Анатолий Мрясов уйный. Бераз тыңлап торгач, нәни артистларның тәрбиячеләр өчен музыкаль бүләкләр әзер­ләве аңлашылды. Балалар җыр өйрәнгән арада, без өлкән тәрбияче Галия Миңгалиевна белән очраклы хәлләрнең тормыштагы роле, осталык серләре һәм хәзерге заман балалары турында сөйләшеп тордык.

Әңгәмәдәшем Челно-Вер­шины авылында туган. Аның яшүсмер еллары җиңел һәм ваемсыз булган дип әйтеп булмый. Гаиләсенә аз булса да ярдәм итү өчен, мәктәпне тәмамлауга, кыз машина төзү заводына эшкә урнаша, икешәр смена станок артында эшли. Галиядән тыш, гаиләдә наз­га, кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ булган тагын биш бала үсә. Иң зурысы буларак, ул күңел җылысын үзеннән кече энеләренә һәм сеңелләренә бертигез өләшергә тырыша.

- Заводта бер ел эш­ләгәннән соң, әти миңа укырга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин Куйбышев дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Заводта эшләгән кешеләрне анда конкурссыз кабул итәләр иде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың, дисезме? Чөнки бу минем балачак хыя­лым иде. Мин балалар арасында булырга, тәрбия бирергә яратам, һәр сабыйның уңышлары белән горурланам», — ди өлкән тәрбияче.

1980 елда Галия Миңгали кызы Четырла авылы мәк­тәбенә математика укытучысы булып кайта. Балаларны кызыксындыра белү, материалны җентекләп аңлату, укучылар белән уртак тел таба белү сыйфатлары аңа бала чактан бирелгәндер, мөгаен. Галия бик актив, иҗади кеше дә. Ул үзешчән сәнгать белән дә мавыга, мәдәни чараларда да катнаша, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаудан да өркеми. Шундый чараларның берсендә ул булачак ире белән таныша һәм кияүгә чыга. Менә шундый очраклы очрашу чын мәхәббәткә әверелә.

- 1987 елда мин балалар бакчасында эшли башладым. Ул агач йортта урнашканлыктан, анда өйдәге кебек җылы һәм рәхәт иде. Тормышның елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп, барыбыз да бик сөенәбез, әлбәттә. Шуңа да, без – укытучылар һәм тәрбиячеләр, заман белән бергә атларга, яшь буын мәнфәгатьләренә җавап бирергә тырышабыз. Хәзерге балалар кызыксынучанрак, шу­лай да бездән нык ае­рыла, дип әйтмәс идем. Алар­га әйләнә-тирә мохитны өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ә безгә, тәрбиячеләргә, педагогик осталыкның дәрәҗәсен күтәрергә, яңа методик эш­ләнмәләрне үзләштерергә ге­нә кала. Минем өчен бу шатлык кына. Кечкенә бөтер­чекләрнең сөйкемле карашын тоеп торганда, авырлыклар куркытмый, — дип сөйли Галия апа.

Ул һәр балада булган талант бөртекләрен эзләп табарга, үстерергә һәм сакларга омтыла. Тәрбияче балалар белән бергә уен, әкият, музыка, рәсем, фантазияләр дөньясында яши. Ул балаларны халык мәдәниятен яратырга, хезмәткә өйрәтә, патриотизм хисләре тәрбияли.

Бүгенге көндә Галия апаның канаты астында 18 бала тәрбияләнә. Һәр баланың үз фикере, гадәте, үз дөньясы бар һәм аны җимерергә ярамый. Ә менә яңа ачышлар ясауга этәрү – аның максаты.

«Тавык та чебешен ярата белә. Ә менә бала тәрбияли белү – талант һәм белем таләп итүче җаваплы дәүләт эше», — дигән язучы Максим Горький. Безнең героебыз да чын күңелдән балаларны да, эшен дә ярата, дөрес итеп тәрбияли белә. Нәниләр дә аңа җылы хисләрен бүләк итәләр. Гомеренең иң башында Галия Миңгали кызы кебек мәрхәмәтле һәм зирәк остазга очраган бала киләчәктә нык адымнар белән атлаячак.

- Бакчага йөрүче сабый­ларның холкы да, кәефләре дә төрле була: кемдер көй­сезләнә, кемдер артык тавышлый, ә кемдер өен сагына. Һәрбер кечкенә кешенең җаена бара белергә кирәк. Кайберсе белән шаярам, кайсысын әрләп алам, кайсы белән рәхәтләнеп сөйләшәм, ә шугракларын кочагыма алам… Шулай бүлмәдә тәртип урнаша. Нинди генә эшем булса да, бала яныма кечкенә генә проблема белән килсә дә, бөтен эшемне ташлап, кәефен күтәрергә тырышам. Бала тәрбияләүдә һәрберсенә шәхси караш  куллану минем төп ысулым булып тора. Сүз белән генә тәрбияләп булмый. Бары тик өлкәннәр үрнәгендә генә балаларда ихлас кызыксыну уяна, — дип уртаклашты тәрбияче.

Бакчадагы барлык хез­мәткәрләр дә яхшы исәптә, аларны яраталар һәм хөрмәт итә­ләр, һәркайсы сабыйлар өчен ягымлы әни дә, мәр­хәмәтле дус та, зирәк остаз да, укытучы да була белә.

- Күзләрен тутырып карап, һәр сүземне йотлыгып тыңлаган сабыйларны күргәч, үземнең дөньяга кирәк булуымны аңлыйм. Бала мәхәббәте ихлас, күңеле саф. Аларның риясыз елмаюы безгә, тәр­биячеләргә, чын бүләк, — дип елмая Галия Бәширова.

Алинә ХАРИСОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 354

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>