Салават Юлаев турында фильмны интернетта бушка карарга мөмкин

ds3_ejw_68026 сентябрьдә Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә багышланган чаралар уза.

26 сентябрьдә Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә багышланган чаралар уза. Шушы уңайдан искә алу көнендә «Салават юллары» фильмының интернет-премьерасы тәкъдим ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

220 ел элек бу көнне башкорт милли герое Рогервик крепостендә (Эстония) вафат булган. 46 ел гомеренең ахыргы 26 елын ул тоткынлыкта үткәргән.

«Салават юллары» фильмның премьерасы ике ел элек шушы ук көнне чыккан. «Салават юллары» документаль фильмын Интернет челтәрдә карарга мөмкин булачак. Интернет-премьера 26 сентябрьдә 20 сәгатьтә YouTube да узачак. Фильмга сылтама 2020 елның 3 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 707

Комментирование запрещено