Сызран шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе үтте

yAtL5SQY-8w«Татар исемле халык бар» дигән күргәзмә дә оештырылган иде

26 сентябрьдә Сызран шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте (җитәкчесе Гөлнара Дәүләтшина) һәм Сызран китапханәсенең 18-нче филиалы  «Татарча диктант» акциясен оештырдылар.

Аллаһыга шөкер, чара бик югары дәрәҗәдә һәм бик уңай шартларда үтте, мин дә акциядә катнаштым. Диктант текстын Гөлнара ханым оста һәм аңлаешлы итеп укыды.

Гөлсем ханым Сәлихова бик кызыклы «Татар исемле халык бар» дигән күргәзмә оештырган иде. Анда милли ризыклар, киемнәр, матбугат чаралары, китаплар урнаштырылган иде. Бик күркәм булды!

a5QRF6vebI4AJwVXxopVUk Bn2MUyTbmWE yAtL5SQY-8w 1TvmuI6bT7U E7IyvGWjxhc GoKUSniWrCs QC-3h-AND8E

Ошбу бик тә файдалы һәм мөһим чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга олуг рахмәтләремне җиткерәсем килә! Аерым рәхмәтемне чарага чакыручы Хашия ханым Рафыйковага әйтәсем килә! Барчасына да Аллаһының рәхмәте яусын!

Иң кызыклысы шул булды: мин берүзем милли җанлы ханымнар арасында солтан кебек утырдым.

Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 1462

Комментирование запрещено