Милли музей «Яхшылык эшләргә ашык» акциясен башлап җибәрде

news_312593 декабрь ел саен Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә инвалидлар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау чаралары үткәрелә.

Татарстан Республикасының Милли музее ел саен «Яхшылык эшләргә ашык» инвалидлар декадасын һәм «Музей һәркем өчен» Бөтенроссия акциясен оештыра.

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары экскурсияләр, музей һәм педагогик дәресләр, интерактив һәм мәгариф һәм күңел ачу чаралары, лекцияләр, иҗади кичләр, очрашулар, концерт программасы һәм онлайн класслар оештырачак.

Декада кысаларында мастер-класслар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен квестлар, саңгырау һәм тифло аңлатмалары булган фильмнарны күрсәтү дә оештырылачак.

5-6 декабрьдә исә, «Музей һәркем өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар оештыра. Аның максаты — кеше хокукларын тулысынча үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.

Татарстан Милли музее хезмәткәрләре көндәлек эшләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән еш эшли. Ләкин бу көннәрдә әлеге кунаклар төркеменә аеруча игътибар биреләчәк. 

matbugat.ru

Просмотров: 718

Один комментарий

  1. Кирэкле эш башлап жибэр гэннэр .эфэрин.Унышлар
    .Исэнлек СЕЗГЭ.