Кабатланмас гомер юлы

i (2)1Халыкара инвалидлар көне уңаеннан… Күптән түгел безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барган 1 төркем инвалиды Тәбриз  абый Вәлиәхмәтов турында искә алыйк.

Сынауларда сыгылмаска,
Йөгәнләргә йөрәкне,
Юк-бар өчен борчылмаска,
Тормыш үзе өйрәтте.
Өеп-өеп бирде башта,
Бирде генә кирәкне.
Мең кисәктән, яңа баштан
Җыеп алдым йөрәкне. 

Әйе, җир йөзендә һәркем кабатланмас гомер юлы үтә. Берәүләр бәхеткә төренеп гомер итә, икенчеләре алдына Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык авыр сынаулар да куя. 

…Сок елгасы янында җәелеп киткән әрәмәле тугайлар, икенче ягындагы горур баскан мәһабәт таулар, хәтфә болыннар белән уратып алынган Иске Ярмәк авылында гомер итүче Әхәт Вәлиәхмәтов гаиләсендә, Бөек Ватан сугышы беткәннән соң - 1946 елда,  ир бала  дөньяга  килә. Әхәт абый белән Нәбирә апа аңа Тәбриз исеме кушалар.

Сугыштан соң илебездә тормыш акрынлап җайга салынып бара, Тәбриз абый үсеп, мәктәпкә укырга кереп, сигез  сыйныф белем алганнан соң, Шенталының һөнәри техник училищесына  механизаторлыкка укырга китә.

Укуын тәмамлагач, авылга кайта һәм тракторчы булып эшли башлый. Урып-җыю вакытында — комбайнда, ә кышын  тракторда эшли. Ничек кенә авыр булса да, ул кичке мәктәптә укып, урта белем ала. Ул  һәрвакытта авылдагы җәмгыять эшендә дә бик  актив катнаша һәм аны 1969 елда  комсомол сәркатибе итеп сайлыйлар.

Көн артыннан көн үтә, язмыш аны авылдагы чибәр кызларның берсе Фәния апа белән кавыштыра. Алар кичләрен бергәләп Мәдәният сараена репетицияләргә йөриләр. Җырлап-биеп,  бәйрәмнәрдә, төрле чараларда катнашалар. Һәм шушы елның февраль аенда матур иттереп туй да уйнылар.

1970 елны Тәбриз абый яңа  салынган Мәдәният сараена сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Хатыны Фәния апа белән  алар “Ак каен” төркеменең башлаучылары да булалар, шушы коллектив уңышлы эшләп китү өчен бик күп көч куялар.

1975 елны ул киредән колхозга эшкә керә, ләкин 1981 елны аны яңадан комсомол секретаре итеп сайлыйлар.

Бер ничә ел авылда эшләгәч, алар гаиләләре белән Татарстанның Бөгелмә районындагы Ак баш авылына күчеп китәләр.

1986 елда Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогы шартлый. Шартлау нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр тарала. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнаша.  Шушы  меңнәгән кеше арасында химик-разведчик һөнәрен алган Тәбриз Валиахметов та була.  Аны  Бөгелмәдән  Чернобыль шәһәренә -  афәтнең иң зыянлы төшенә җибәрәләр. Радиациянең нормасы 15 булса, ул 21 доза ала. 21 майда ул Ак башка кайтып төшә, комиссия үткәч, исәнлегенә зур зарар килгәнен аңлый.

Бу фаҗиганең зыяны вакытлар үткәч сизелә, 40 яшьтә булган ир баштарак сәламәтлегендә нинди дә булса үзгәреш сизми, әммә  тора-бара организмда үзгәрешләр башлана, сәламәтлеге какшый башлый. 1990 елны табиблар аңа башта III төркем инвалидлык бирәләр, берничә елдан I төркемгә күчерәләр.

Тәбриз абый хатыны Фания апа белән  туган ягына кайта. Күп операцияләр кичереп, ул бер аягын югалта, ләкин төшенкелеккә бирелми, бу авырлыкларны да  җиңеп чыгарга тырыша. Аның тормыш терәге булган хатыны Фәния апа, аңа җан җылысын, яшәргә көчен биреп тора.  Үзе машинада йөри, үз йомышларын гына түгел, районга баргач кеше соралган эшләрне дә  эшләп кайта.

Авыруына, сызлануына карамастан, ул һәрвакытта ачык йөзле, киң күңелле кеше,  бик сабыр, тыйнак, акыллы киңәшләре, төпле фикерлере белән аерылып тора. Үзлегеннән чыгып гарәпчә  өйрәнә, Коръәнне, догаларны гарәп алфавиты нигезендә укый.

Алар гаиләсе белән авыл тормышының үзәгендә кайнап яшиләр, авылда нинди чара узса да,  читтә калмыйлар: акчалата ярдәм итәләр, үзләре дә катнашалар. 2019 елда аларның бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тула. 

Олы яшендә булса да Тәбриз абый Интернет челтәрендә бик актив катнашучы була. Интернет челтәрендә утыручы  бик күп кешеләргә ул үз акчасына фоторәсемнәрен ясатып бүләк итә. “Миннән сезгә истәлек булсын “- ди ул.

Тәбриз абыйның тормышы, рухи ныклыгы, яшәү көче искитәрлек, күпләргә үрнәк булып торырлык иде. 

Рушания ДИНДАРОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1372

3 комментариев

  1. Урыны ожмахта булсын Тэбрис абыйнын, амин

  2. Безнең төбәк өчен зур югалту. Күп төрле чараларның төп иганәчәсе буларак кына түгел , яхшы киңәшче , һ.б. төрле сыйфатларга ия булган шәхес тә иде ул. минем төп әти-әни йортының иң якын күршем дә иде ул.

  3. Урыны ожмахта булса иде.