Кышкы табигать

56e34e60fcf4083936748de4f2a56e4d37ac7ee505ac11ff0e631c0acec4e593Натуралистлар һәм табигать сөючеләр өчен кышкы таби­гать темасына язылган чираттагы кулъязмамны тәкъдим итәм. Ул сезнең газета битләрендә дөнья күреп, укучы­ларга ирешсен иде. Бу юнәлештә фикердәш газета укучылары миңа хат язып, үзләренең тәҗрибәләре һәм күзәтүләре турында булган мәгълүматлары белән бүлешсәләр, мин бик шат булыр идем, һәм аралашу җайланыр, дип ышанып калам.

Алтын көзләр узып, җир өсте ап-ак юрган ябынгач, күңелдә ниндидер сагыш уяна. Андый вакытларда мин, чаңгы киеп, урман-кырларга чыгып китәм. Чөнки кышкы табигатьнең үз матурлыгы, гаҗәеп күренеш­ләре бар. Мин үзем кыш турын­да китаплар, брошюралар, эн­циклопедияләр җыю белән мавыгам. Табигатьне күзәтеп, көндәлегемә теркәп барам. Күзәтү нәтиҗәләре күпме фай­далы мәгълүматлар бирә икән бит! Бу шөгыль белемеңне арттыра, табигатькә карата сак караш формалаштыра. Хәтта вакыты белән ачышлар ясарга да этәрә.
Кышкы урман үзенә сих­рилеге белән тартып тора. Җәнлекләрнең кар өстендә калган эзләренә карап та күп мәгълүмат алырга була. Соңгы 35 — 40 елда, бүреләр саны кимегәч, төлке, куян, тиен, керпе, сусар кебек җәнлекләр саны арта төште. Алар үзләрен ирекле хис итә башладылар, иркен сулыш алдылар. Кай­чандыр, узган гасырның җит­мешенче еллары уртасында “Бүре – урман санитары” дип белеп, бүре атуны тыйдылар, нәтиҗәдә, аларның саны бик нык артып китте һәм бүреләр авыл хуҗалыкларына хөҗүм итә башладылар. Соңрак, тиреләренә шактый бәя куеп, бүрене атарга рөхсәт иттеләр. Минемчә, бүреләр санын арт­тырырга да, киметергә дә кирәкми. Бүреләр авыру җән­лекләрне, үләксә ашап, чын­нан да санитар була алалар, төрле авырулар таралуга юл куймыйлар. Урманчылар, үз хуҗалыкларында бүреләр са­нын барлап, аучылар белән берлектә эшләсеннәр иде.

Кышын тундрадан без­нең якларга күптөрле кош­лар кайталар. Алар, җылы якка киткән кошларга алмаш­ка килеп, табигатьне җан­ландырып җибәрүчеләр, без­нең шартларга шулкадәр җай­лашканнар ки, төрле һава шартларында да үзләрен иркен хис итәләр. Мондый кошлар ылыслы урманнарны аеруча үз итәләр.

Кышын урманнарда тиен­нәр еш очрый. Алар кар өстен­нән дә, ботактан ботакка да бик оста һәм җитез сикерәләр. Спортның бу төрендә аларны, һичшиксез, чемпионнар дип атарга мөмкин. Шуңа күрә ки­леп туган куркыныч хәлдән алар бик тиз качып котылалар. Тиен­нәр — бик уңган җәнлекләр. Алар үзләренә кыш буена җитәрлек күләмдә запас җыеп куялар. Моның өчен тиеннәрнең махсус кладовойлары да бар.

Кайбер хайваннар һәм кош­лар һава торышындагы үзгәрешләргә аеруча сизгер була. Кышкы табигатьнең үз “синоптиклары” бар. Мәсәлән, чыпчык иртә таңнан ук ашарга керешсә – кичен җиңелчә суытыр, кызыл түш кышын сай­раса, кара карга агач башына кунып кычкырса – буран күтәрелер. 1977 елның 19 октябрендә иртән авылга якын гына урнашкан урман полосасында нарат агачы башына кунган карга кычкырган тавыш ишеттем. Шул көнне иртәнге сәгать тугызда кар ява башлады, бер сәгатьтән соң җәяүле буран кузгалды, төшке аш вакытына күз ачкычсыз буранга әйләнде һәм ике тәүлек дәвам итте.

Көчле суык алдыннан төлке эт кебек өрер. Чыпчыклар борыннарын канат астына яшерсәләр – я суык, я бу­ран булыр, ә бер урынга җые­лышып, чыркылдашып тор­салар – җепшек булыр. Саес­кан иртән кычкырса, мәче мич түбәсенә менеп ятса — суытыр. Кайбер елларда кар соң төшә һәм озак вакыт җебетеп тора. Ә куяннар исә җәйге туннарын кышкыга алыштырып өлгерәләр. Мәсәлән, 1974 ел­ның 8 ноябрендә яуган кар бер атнадан эреп бетте дә 20 декабрьгә кадәр кар яумыйча торды. Кара җир өстеннән йөгерүче ап-ак куяннар аучылар өчен бик җиңел табышка әй­ләнделәр. Мәче башлы ябалак, филин, бүре, төлке, кабан дуң­гызы — куян өчен иң куркыныч дошманнар.

Һава торышы үзгәрүен хә­бәр итүче күренешләрне өй­рәнүне дәвам итик. Ай чыккан­да ай әйләнәсендә киртә булса – буранга, ике караңгы тү­гәрәк күзәтелсә – суыкка була. Кыш көне салават күпере күренсә, яшен яшьнәсә (1985 елның 31 декабрендә булды) – давылга. Болытлар ак булса – көчле буран булачак, зәңгәр болытлар, ай караңгыланса, урман шауласа, елгада боз өстенә су чыкса – яңгырга, җепшеккә. Кояш батканда кызыл багана күзәтелсә – суыкка. Тал һәм усак агачлары песи чыгарсалар – кыш гадәттәге­дән җылырак килә. Йолдыз­лар күп булса да, кыш җылы һәм буранлы булыр. Төтен җиргә төшсә, болытлар җилгә каршы барса, кояш тирәсендә нурлар югары чагылса – кар явар, буран булыр. Утын шартлап янса, төтен туры булып өскә күтәрелсә, кояш кызарып чыкса, киртәләнеп бик еракта күренсә, ай колаклы, ай тирәсендә алка караңгы булса, яңа айның очлары нәзек һәм бөгелеп торса, болытлар түбәннән акса – суыкка. Яңа ай чалкаеп килсә – кышын кар күп булыр.

Кайбер кышкы күренешләр җәйнең ничек килүен чамаларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кышның төньяк бураннары урак вакытында яңгырга китерер.19 январь көнне буран булса – игеннәр каерылып уңар, салкын булса – корылык булыр. Ә 22 январьда салкын булса, 23ендә кар яуса – җәй яңгырлы булыр. Кышын агачлар еш бәсләнсә – җәен иген дә, бал да уңар. Боз кытыршыланып туңса, Раштуада (Рождество) салкын булса — иген мул булыр. Кыш карсыз булса – җәен уңыш начар булыр. Беренче кар вак булса – кыш тиз генә китмәс һәм печән дә, иген дә мул булыр.

Кыш көне басуда тычкан аулаган төлкене күзәткәнегез бармы? Бу вакытта ул цирк аренасында чыгыш ясаган җән­лекне хәтерләтә. Төрле язу­чы­лар әсәрләрендә дә, татар халкы әйтемнәрендә дә төлке еш очрый. Мәсәлән: төлке үзе­­нең койрыгын катырмый; төл­ке­нең койрыгы озын, ләкин үзене­кенә утырмый; кыю төлкенең өч өне бар; төлке яңгырдан ку­ыш эчендә саклана; төлкене алдан эзләсәң – ул артта кала; төлке җиде бүрене уздыра; төлкенең колагы сак. Кызык, төлкегә Патрикеевна дигән отчество ничек бирелгән соң? Патрикей — ул борынгы Патриций дигән латин исеменнән алынган бит. Борынгы Русьта «Ц» хәрефе урынына «К» хәрефе язганнар һәм мондый исемне князь гаиләләрендә туган балаларга гына кушканнар. Менә шулай, кайчандыр, моннан 700 еллар чамасы элек, Бөек Новгородта Патрикей Наримунтович атлы бик хәйләкәр, астыртын князь яшәгән. Хәтта аның яшәү дәверендә “Патрикей” сүзе “Алдакчы” дигәнне аңлаткан. Төлкене дә хәйләкәрлеге өчен Патрикеевна, дип атыйлар икән.

Төрле елларда кар кат­ламының тирәнлеге дә төр­лечә була. Кайбер аеруча кырыс, суык кышларда агач кәүсәләре өшеп туңа. Мәсәлән, 1978 — 1979 еллар кышында 54 градуска җиткән салкында чикләвек, алмагач, өрәнге агачлары аеруча зыян күрде. Имән агачлары соңарып булса да яфрак ярды язын, ә калган агачларның кар катламы астында булган өлешләре генә яфрак яра алды. Чөнки өске өлешләре тәмам туңган иде.

Чын натуралист табигатьне күзәтеп, һәрбер яңа күренешне язып алырга тиеш. Чөнки бу күренешләр башкача кабат­ланмаска мөмкин, әмма туп­ланган белем төрле вакытта ярап куя.
Минем күзәтүләремне кы­зык дип тапкан газета укучы­лары миңа хатлар язсын иде. Ә мин аларның тәҗрибәләрен рәхәтләнеп үземнең сына­мышлар җыентыгына туплар идем. Адресым редакциядә.

Динар Латыйпов.  Чишмә авылы,  Әгерҗе районы, Татарстан Республикасы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 702

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>