«Бердәмлек» газетасыннан, 12 декабрь, 2020 ел

3

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Рәшит Миргарифан улы һәм Әминә Әхмәтзыя кызы Исмәгыйлевларның

бергә гомер итүләренә – 40 ел!

Кадерле әтиебез һәм әние­без, яраткан бабабыз һәм әбие­без! Без сезне истәлекле көнегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез, тормыш авыр­лыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Киләчәк көннәрегездә дә имин тормыш, күңел тынычлыгы, сау­лык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез.

Балаларыгыз, оныкларыгыз

                                         бүген

Әйтә: «Әткәй-әнкәй, зур

                                     рәхмәт!»

Гомер буе безнең белән бергә

Яшәсәгез иде шат-рәхәт.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                           без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                     булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән ба­ла­ларыгыз Марс, Венера, онык­ларыгыз Аделина, Лю­ция, Данис, Бадамшиннар, Са­би­ровлар гаиләләре.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Рифгать Бәдретдин улы Нуретдиновка — 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз, ко­дам! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кай­гы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исән­лек-саулык сиңа, туачак таң­нарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                 шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, кызың, улың, киявең, киленең, оныкла­рың, кодаң.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Хәдичә Гайфетдин кызы Бәхтиевага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәк­ләребездән чыккан иң изге те­ләкләребезне юллыйбыз. Сә­ламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, онык­ларыңның куанычын күреп, шат­лыклы, хәерле гомер итүең­не телибез.

Күз нурыңны бирдең безнең

                                         өчен,

Йөрәк җылың булды гел

                                     юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа

                                         карап,

Безнең өчен бәхет — син

                                       булгач.

Изгелекнең саф өлгесе булып,

Син торасын, әни, тормышта.

Әни, диеп дәшәр кешең

                                     булгач,

Рәхмәтлебез шушы язмышка.

Изге теләкләр белән ба­лаларың Юныс, Фәридә, Әми­нә, Фәрит гаиләләре белән, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Нефтегорск шәһәре,

Нефтяниклар урамы

Рәшит Рәҗәп улы

Хәлимовка – 70 яшь!

Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­ми­чә, картаюны сизмичә, яшәү дәр­те сүнмичә, шатлыкта яшәвең­не телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                             син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                           нуры

Балкып торсын, мәңге

                                   сүнмәсен.

Изге теләкләр белән энең Наил, сеңелләрең Нәҗибә, Зөл­фия, Рәмзия гаиләләре белән.

 

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено