Иман нуры тарата

Габдулла-МухэммэдкэримКамышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә – 45 яшь, ә ел башында мөхтәсиб булуына 25 ел тула! Читать полностью

Универсаль белгеч һәм назлы әни

Сафина Руфия11Декабрьнең өченче шимбәсендә Риэлторлар көнен билгеләп үтәбез

Тормышта һәркем күчем­сез милек сату яисә сатып алу, вакытлыча фатирга керү кебек четерекле мәсьәлә белән оч­раша. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләр профессио­наль риэлторлар ярдәменнән фай­даланырга киңәш итәләр. Аны да карабрак, таныш-бе­лешләреңнән сорашыбрак, на­­муслы хезмәт күрсәтүчесен сайлап алырга кирәк. Чөнки “ка­ра” риэлторларга эләгеп, фатир­сыз да, акчасыз да ка­луың мөмкин.

Әңгәмәдәшем Руфия СА­ФИНА менә инде 10 елга якын күчемсез милек өлкәсендә эш­ли. Без аның бу һөнәргә килүе, риэлтор эшенең үзенчәлекләре турында сөйләшеп киттек. Читать полностью

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә — 45 яшь!

Каримову Р.Д

* * *

Хөрмәтле Габдулла хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Динебез юлыннан тайпылмыйча, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары халкына, авылдашларыгызга ярдәмчел булып яшисез. Дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз, балалар тәрбияләүдә күп көч сарыф итәсез. Хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, исәнлегегез ныклы, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаиләгез имин булсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты.

* * *

Габдулла хәзрәт, әлеге матур теләкләргә “Самар татарлары” сайты да кушыла.  Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә үзегезгә изге гамәлләр башкарып яшәргә насыйп итсен. Без исә үз чиратыбызда бу эшләрдә даими ярдәмчегез, таянычыгыз булырга тырышырбыз. 


КОНТЕКСТ:

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе

* * *

Авылларыбызда дин учаклары сүнмәс / Татар халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган юл