Любовь к театру заложена в них с детства / Эштә — уңган, сәхнәдә — сәләтле

iВ культурной жизни села Старое Ермаково важнейшее место занимает театральное искусство. Ермаковский драмкружок по-своему уникален, прежде всего, историей своего становления, практически всегда сложного, сопряженного с невероятной самоотдачей артистов, огромным энтузиазмом.

Интересен документ, «Справочник» Махмута Хабирова, где упоминается, что в 1924 году в нашем селе был поставлен спектакль, в котором участвовали Халик Садри и Насыров Сафуан. Также в книге Халика Садри «Наш рассвет» упоминается, что уже в 1910 году в селе ставился спектакль, правда, женские роли играли мужчины.

В военные и тяжелые послевоенные годы коллектив детского дома № 5 вместе с учителями Ермаковской школы ставили спектакли, в том числе и для учеников в дни школьных каникул (из воспоминаний Шайхутдиновой Сании, которая работала в детском доме).В 1956 году был поставлен спектакль по пьесе Карима Тинчурина «Зәңгәр шәл». Роли играли Саяхова Жария, Ахматзянова Альфия, Ахметзянова Акълимя, Бадертдинов Азат. Художественными режиссерами этого спектакля были учителя Шарафутдинов Салих Загитович и Баширова Рахимя Зариповна.

В 1969 году была поставлена комедия Ю. Эминова «Өти балак», в котором участвовали Валиахметов Таврис, Ахметгалиева Халидя, Юсупова Румия, Хасаншин Раис, Шайхутдинова Сания, Мифтиева Марьям, Нагимуллина Халимя, Гатиятуллина Аклимя, Галлямов Гали. (Все эти сведения узнала у наших старожилов). В 1970 году по пьесе Т. Миннуллина был поставлен спектакль «Нигез ташы», в 1972 году — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миннуллина. В этой комедии играли Рафиков Расих, Каюмов Булат, Галимуллин Наиль, Валиахметов Таврис, Галиуллин Гамиль, Низамиев Тагир. В 1974 году была ещё раз поставлена комедия «Өти балак» уже другим составом — Галимуллин Наиль, Вагизов Сулейман, Шайхутдинова-Гаряева Асия, Шайдуллина Ильхамия.

В 1983-1985 гг. ставился спектакль по пьесе Гамира Насыйри «Яшел эшләпә». Играли Мухаметзянов Малик, Калимуллина Резеда, Ахмадуллина Разия, Сабитов Фарит, Гатина Фания, Гилязова Фаридя, Абдрауфов Булат, Башаров Равиль, Яруллина Марьям, Рафикова Таскиря. Этот спектакль увидели не только зрители села Старое Ермаково, но и зрители сел Балыкла, Мансуркино, Новое Ермаково.

Люди не только одним трудом живут, душа просит еще и праздника. Наш драмкружок пользовался огромной популярностью и любовью односельчан и в 1990- х годах. На смену старшим пришли молодые любители искусства. В марте 1993 года был поставлен спектакль-фентези «Приключения японского робота-сыщика», который молодые артисты сыграли не только на ермаковской сцене, но и на сценах близлежащих сёл. Это Галимов Ильшат, Ахматзянов Ранис, Яруллина Зиля, Хамитова-Башарова Рамиля, Ахметгалиев Идрис, Вафин Айрат, Динмухаметов Ильфат, Закиров Фанис, Калимуллина Альфира. Мы постоянно искали новые формы популяризации театрального искусства.

Постоянный театральный коллектив драмкружка был создан в 2000 годах. Занимаются в нем увлеченные театральным искусством люди. В 2000 году была поставлена комедия И. Зайниева «Итәкле кияү». В этом спектакле участвовали Галимуллин Наиль, Шайхутдинова Гульзиня, Рахимов Рим, Рахимов Рамиль, Гарипов Динар. В 2016 году была поставлена сатирическая комедия З. Хакима «Ришвәткә дәва бармы?».

Во все времена все спектакли, всегда шедшие при переполненном зале, неизменно воспринимались зрителем с чувством истинной признательности и уважения к театральному коллективу. Оригинальные режиссерские находки под руководством Камалетдиновой Айслу и Галимуллина Наиля, игра актеров, музыка, свет, сделанные своими руками декорации — все это помогает создавать запоминающиеся спектакли. Творческая деятельность коллектива драмкружка получила признание ермаковцев всех возрастов. Каждое произведение, сыгранное самодеятельными артистами вызывает положительные эмоции и продолжительные аплодисменты.

В апреле 2018 года на межмуниципальном фестивале «Халкым минем», прошедшего в селе Алькино Похвистневского района коллектив драмкружка удостоился 1 места. Драма была поставлена по пьесе нашего ермаковского драматурга Галимова Ильшата «Өмет». В декабре 2019 года труппа выступила с этой же драмой на конкурсе театральных коллективов «Идел-Йорт» России в городе Казань. Спектакль был поставлен под руководством режиссера Камалетдиновой. В финал вышли 12 коллективов, в том числе и ермаковский. По итогам конкурса театральный коллектив Староермаковского сельского Дома культуры им. Халика Садри был признан лауреатом 2 степени и награжден денежной премией и памятным подарком.

23 марта 2019 года театральная труппа сыграла в селах Старое Ермаково и Балыкла сатирическую комедию «Эт оясы». А уже 29 марта на камышлинской сцене была поставлена драма по пьесе И. Галимова «Өмет». 23 февраля в преддверии 75-летия Великой Победы ермаковцы увидели новый спектакль по пьесе Г. Зайнашевой «Чиккән яулык». Режиссер спектакля — Наиль Галимуллин.

Перечисление всех работ заняло бы довольно много времени, поэтому я назвала лишь те, которые сам коллектив, пожилые и молодые участники, считают наиболее удавшимися за последние 50 лет.

На сцену выходят люди самых разнообразных профессий и возрастов. Наш театральный коллектив находится в отличной творческой форме и постоянно развивается. Несомненно, он и дальше будет радовать своих односельчан своим творчеством. Действующий художественный руководитель коллектива — Н.Н. Галимуллин. Все члены нашего драмкружка принимают активное участие в жизни села. Перечислю этих людей, которые после рабочего дня и в будни, и в выходные, когда надо, приходят на репетиции, тратят свое личное время. А знаете почему? Любовь к театру, лицедейству заложена в них с детства. Эта Галимуллин Наиль и Фатхутдинов Мухаммат, Багаутдинова Альфия и Каримов Рамиль, Гильмутдинова Миннегуль и Нуртдинов Фаиль, супруги Галимовы — Ильшат и Ильвира, супруги Ибрагимовы — Ришат и Гульшан, Нагимуллин Фердинанд и Шайхутдинова Гульзиня, Мингазов Аюп и Ганниева Наиля, Гарипов Динар и Галиуллина Айгуль, Гилязева Фарида и Ханафиева Алсиня, Калимуллина Альфира. Каждая новая постановка — как новая жизнь, в которую надо войти и прожить так, чтобы запомнилась навсегда. Хочу отметить, что наши самодеятельные артисты действительно стремятся поразить зрителя своей игрой. Выучить роль, сыграть её так, чтобы понравилось зрителям — огромный труд, и, конечно же, самодисциплина. И наш староермаковский коллектив является крепко сплоченной семьей, которую объединяет любовь к театру, которая давно стала одной из неписанных традиций татарской культуры. Стоит подчеркнуть, это стало возможным не только в силу массового творческого энтузиазма, но и благодаря постоянной поддержке на всех уровнях власти.

Альфира КАЛИМУЛЛИНА.

В подготовке статьи помогли Мухаммат ФАТХУТДИНОВ, Софья РАФИКОВА, Наиль ГАЛИМУЛЛИН, Румия ЮСУПОВА.

«Камышлинские известия».

***

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының мәдәни тор­мышында театр сәнгате мөһим урын алып тора. Ярмәк авы­лының драма түгәрәге, барыннан да элек, артистларның искит­кеч фидакарьлеге, тырышлыгы белән аерылып тора, барлык­ка килү тарихы белән уникаль булып санала. Авылдашы­быз Мәхмүт Хәбиров төзегән «Белешмә» китабында Иске Ярмәктә беренче спектакль 1924 елда куелуы һәм анда Халикъ Садри, Сафуан Насыйров кебек атаклы авылдашларыбыз катнашуы искә алына. Халикъ Садриның “Безнең таң” китабында да 1910 елда ук авылда спектакльләр куелуы, хатын-кызлар ролендә ир-атлар уйнавы искә алына…

Кызганычка, Иске Ярмәк авылы театры тарихын язып баручы булмаган, авыл халкы хәтерендә калганнар буенча гына фикер йөртеп була. Шу­лай, 1956 елда Кәрим Тин­чу­ринның “Зәңгәр шәл” пье­сасы буенча спектакль куелуы, рольләрне Җария Сәя­хова, Әлфия Әхмәтҗанова, Әкъ­лимә Әхмәтҗанова, Азат Бә­дерт­динов уйнавы, укы­тучылар Салих Шәрәфет­динов һәм Рә­химә Бәширова ул спек­такль­нең сәнгать режис­серлары бу­луы билгеле.

1969 елда куелган Юныс Әминовның «Өти балак» спек­таклен дә авыл халкы яхшы хәтерли. Анда Тәврис Вәлиәхмәтов, Халидә Әхмәт­галиева, Румия Йосы­пова, Рә­ис Хәсәншин, Сания Шәйхет­динова, Мәрьям Мифтеева, Хәлимә Нәгыймул­лина, Әкъ­лимә Гатиятуллина, Гали Галләмов катнаштылар. 1970 елда Туфан Миңнуллин пье­сасы буенча – “Нигез ташы”, 1972 елда шул ук автор­ның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакльләре куела. Соңгы­сында төп рольләрне Расих Рәфыйков, Булат Каюмов, Наил Галимуллин, Тәвриз Вәли­әхмәтов, Гамил Галиуллин, Та­һир Низамиев башкаралар. 1974 елда “Өти балак” спек­такле кабат куела, тик анда инде башка үзешчән артистлар — Наил Галимуллин, Сөләйман Вагыйзов, Асия Шәйхетдинова-Гәрәева һәм Илһамия Шәй­дуллина уйныйлар. 1983 ел­да Малик Мөхәммәтҗанов, Ре­зеда Кәлимуллина, Ра­зия Әхмәдуллина, Фәрит Сә­битов, Фәния Гатина, Фә­ридә Гыйлаҗева, Булат Аб­д­рәүфов, Равил Бәшәров, Мәрьям Яруллина, Тәскирә Рә­фыйкова катнашындагы Гамир Насыйриның “Яшел эш­ләпә” спектакле ике ел буе сәхнәдән төшми. Аны Балыклы, Яңа Мансур, Яңа Ярмәк авыл­ларында да күрсәтәләр.

Гомумән, Иске Ярмәк халкы – иҗади җанлы халык. Алар эштә дә уңган, сәхнәдә дә сәләтле. 1993 елның мартында яшь артистлар Илшат Галимов, Ранис Әх­мәтҗанов, Зилә Яруллина, Рамилә Хәмитова-Бәшәрова, Ид­рис Әхмәтгалиев, Айрат Ва­фин, Илфат Дин­мө­хәммәтов, Фәнис Закиров, Әлфирә Кә­лимуллина “Шымчы япон ро­боты маҗаралары” дип аталган фантастик спектакль куйдылар. Ул безнең авылда гына түгел, күрше авыл сәх­нәләрендә дә күрсәтелде. Спек­такльнең режиссеры мин – авыл китапханәсе мөдире Әлфирә Кәлимуллина идем. Без һәрвакыт театр сәнгатен популярлаштыруның яңа фор­маларын эзләдек.

Даими театр коллективы 2000 елда оешып, анда чын кү­ңелләреннән театр сәнгате бе­лән мавыгучы кешеләр кил­де. Шул ук елда Илгиз Зәйниевның “Итәкле кияү” комедиясе ку­елды. Бу спектакльдә Наил Га­лимуллин, Рим Рәхимов, Рамил Рәхимов, Динар Гарипов, Гөл­зинә Шәйхетдинова уйна­дылар. 2016 елда Зөлфәт Хәкимнең “Ришвәткә дәва бармы” дип аталган сатирик комедиясе сәх­нәләштерелде. Барлык спектакльләр дә шыгрым тулы заллар җыя, рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән ка­бул ителә. Режиссерлар Айсылу Камалетдинова һәм Наил Галимуллин идеяләре, актер­ларның оста уены, музыка, яктылык, үз куллары белән эшләнгән декорацияләр истә калырлык спектакльләр туды­рырга ярдәм итә. Драма түгәрәге коллективының иҗади эшчәнлеге төрле яшьтәге ярмәклеләр тарафыннан яра­тып кабул ителә. Үзешчән артистлар күрсәткән һәр спек­такль алкышларга күмелә һәм тамашачылар күңелендә ба­ры тик уңай эмоцияләр генә калдыра.

2018 елның апрелендә Пох­вистнево районының Гали авылында узган “Халкым ми­нем” театр коллективлары фес­тивалендә Иске Ярмәк драма түгәрәге эше беренче урынга лаек булган иде. Иске Ярмәк авылында туып-үскән Илшат Галимовның “Өмет” пьесасын үзешчән режиссерыбыз Айсылу Камалетдинова сәхнәгә куйды. 2019 елның декабрендә труппа шушы драма белән Казанда узган “Идел-йорт” театр кол­лективлары конкурсында чы­гыш ясады. Финалга чыккан 12 коллектив арасында Ярмәк театры да бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә лауреат исемен яулап, акчалата премия һәм ноутбук белән бүләкләндек.

2019 елның 23 мартында театр труппасы Иске Ярмәк һәм Балыклы авылында “Эт оясы” дигән комедия уйнады, ә 29 мартта Камышлы халкына да Илшат Галимовның “Өмет” драмасы күрсәтелде.

Үтеп баручы 2020 елда театр коллективы, Ватанны саклаучылар көненә карата, Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча “Чиккән яулык” спек­таклен күрсәтте. Аның режис­серы “Ак каен” татар халык ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин иде.

Иске Ярмәк мәдәният йор­ты сәхнәсендә соңгы 50 елда эшләнгән уңышлы иҗат җи­мешләрен санап китсәң, шак­тый зур урын алыр иде. Артистлар­га кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һич­шиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә — эштән соң, ял көннәрендә — гаиләләреннән аерылып репетицияләргә кил­гән, шәхси вакытларын са­рыф иткән авылдашларым Наил Галимуллин, Мөхәммәт Фәтхетдинов, Әлфия Ба­һаутдинова, Рамил Кәримов, Миннегөл Гыйльметдинова, Фаил Нуретдинов, Илшат һәм Илвира Галимовлар, Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Фердинанд Нәгыймуллин, Гөл­зинә Шәйхетдинова, Наилә Ганиева, Әюп Мингазов, Динар Гарипов, Айгөл Галиуллина, Фәридә Гыйлаҗева, Әлфирә Кәлимуллина, Әлсинә Хәнә­фиева — күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Театрның хәзерге сәнгать җитәкчесе Наил Гали­муллин һәм коллективның барлык әгъзалары авылның башка эшләрендә дә актив катнашалар.

Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өй­рәнү, аны тормышчан итеп уйнау — бик зур хезмәт, әлбәттә. Ләкин иҗади энтузиазм буш урында озак яши алмас иде. Өлкә һәм район, Татарстан хакимиятләренең даими ярдә­мен тоеп яшибез. Әлбәттә, туган җиребезгә, туган теле­безгә мәхәббәт тә зур. Шу­шы мирасны түкми-чәчми ба­лаларга тапшырып калдыру, күңел­ләрендә иҗат уты кабызу теләге дә безне һаман да алга өнди.

Әлфирә КӘЛИМУЛЛИНА, Мөхәммәт ФӘТХЕТДИНОВ, Софья РӘФЫЙКОВА, Наил ГАЛИМУЛЛИН, Румия ЙОСЫПОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 447

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>