Заман технологияләре өлкәсендә хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре (программистлар, дизайнерлар, менеджерлар), еш кына форумнарга җыелып, бергәләп нинди дә булса проблеманы хәл итү өстендә эшлиләр. Мондый чаралар “хакатон” дип атала икән. Мәктәп укучылары арасында да сәләтле балалар бар. Алар да яңа программалар уйлап табалар, җае чыкканда көч сынашалар.
Күптән түгел Самарада узган виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык чемпионатында Россиянең төрле төбәкләреннән 120ләп укучы катнашты. Дөрес, коронавирус сәбәпле “IT-cube” үзәгенә берничә команда гына килгән иде. Бәйгечеләрнең күпчелеге читтән торып, онлайн рәвештә катнашты.
Өлкә губернаторы күрсәтмәсе нигезендә узган хакатонның темасы — шәһәр тормышы өчен социаль файдасы булган программалар һәм кушымталар булдыру иде.
Самара командалары арасында “Яктылык” татар мәктәбеннән дә 4 кешелек (Роспотребнадзор шуннан күбрәк рөхсәт итми) команда бар иде. Мондый чарада беренче тапкыр катнашуларына карамастан, 9нчы сыйныф укучылары Илфат Хәйров, Мансур Сафиуллин, Равил Вахитов һәм Камил Иманаев сынатмаганнар, өченче урынга лаек булганнар.
- Мәктәп укучыларын цифрлы икътисад темаларына җәлеп итү мөһим. Мондый форумнар яшүсмерләргә профессиональ яктан үсәргә, аларның мавыгуларына тормышта ихтыяҗ булуын аңларга ярдәм итә, — дип сөйли балаларны бәйгегә әзерләгән информатика укытучысы Нурия Мәхмүтова.
Егетләр дә форумда катнашуларына шат. Мондый чара яңа дуслар табарга, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә, диләр. Заманча махсус техника белән җиһазландырылган “IT-cube” үзәге дә аларда зур тәэсир калдырган.
Заманча технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Балаларга аларны мәктәп эскәмиясеннән өйрәнергә мөмкинлек бирү, әлбәттә, шатландыра.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 937