Самараның Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәптә икенче чиректә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы ярдәме белән татар теле укытыла башлады.
Шушы көннәрдә анда татар балалары өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән сыйныф бүлмәсе түренә купшы чыршы куелган, укучыларның күпчелеге милли киемнәр киеп килгән. Балаларны һәм килгән кунакларны татар теле укытучысы Миләүшә Рәхмәтуллова котлап, бик матур теләкләрен җиткерде һәм сүзне “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка тапшырды. “Кадерле балалар, укытучылар һәм ата-аналар! Тиздән җиргә яңа 2021 ел аяк басачак. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, укуда һәм эшләрегездә уңышлар телим!
Президентыбыз Владимир Путин 2021 елны фән һәм техника елы дип игълан итте. Шуңа сез аеруча тырышып укырга, әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән куандырып торырга тиешсез. Белемгә тартылсагыз, җәмгыять эшләре һәм спорт белән актив шөгыльләнсәгез, алдагы тормышыгызда уңышлы булырсыз”, — дип сөйләде Минәхмәт Мидхәт улы һәм аны бәйрәмгә чакыручыларга рәхмәт белдерде.
Яңа ел алдыннан Кыш бабайның эше аеруча күп булып, бу чарага үзе килеп җитә алмаган. Шуның өчен бүләкләрне Минәхмәт Хәлиулловка өләшергә туры килде. Мөхтәрәм кунак татлы бүләкләрне тапшырганда, һәр бала белән танышып, укудагы уңышлары, мавыгулары белән кызыксынды.
“Татар-Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов та “Шигърият дөньясында” һәм “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашкан Регина Хәсәншина, Аиша Зәйдуллоева, Сафия Хәсәншина, Аделина Байбикова, Максим Афанасьев һәм Илдар Байбиковка бүләкләр тапшырды.
Шуны гына көткән балалар чыршы тирәли уйнап күңел ачарга керештеләр. Миләүшә апалары аларны кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү кебек татар халык уеннары белән таныштырды, җыр-биюләр дә онытылмады.
Чыршы бәйрәме әнә шулай күңелле узды. Балалар да, ата-аналар да Минәхмәт Хәлиулловка, Искәндәр Сәетовка һәм Миләүшә Рәхмәтулловага рәхмәтләрен җиткерделәр.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 915