Похвистнево районы,
Үрнәк авылы
Сания Әһлиулла кызы Шәйхетдиновага!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Дөньядагы һәрбер
яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл
гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып,
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән балаларың, туганнарың, оныкларың, оныкчыгың.
* * *
Иске Мәчәләй авылы
Сабина Садретдин кызы Хәсәновага – 20 яшь!
Сөекле оныгыбыз, кызым, сеңелкәшем! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, алдагы гомереңдә язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.
Яңа тормыш җитте диеп,
Син алай да курыкма!
Синең өчен янып торган
Туганнарың бар яныңда.
Котлыйбыз туган көнең
белән!
Калабыз саулык теләп!
Бәхет сиңа юлдаш булсын
Һәм, әлбәттә, мәхәббәт!
Изге теләкләр белән әбиең, бабаң, әниең, апаң Халидә гаиләсе белән һәм барча туганнарың.
* * *
Похвистнево районы,
Үрнәк авылы
Таһир Сәйфулла улы Рәхмәтуллинга — 60 яшь!
Кадерле улым! Сине туган көнең белән котлап, исәнлек-саулык, шатлыклы көннәр телим. Мин бик бәхетле — минем янымда шундый улым бар. Бик куанам әтиең юлыннан баруыңа. Ярдәмең, булышлыгың өчен чиксез рәхмәтлебез сиңа. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
60 яшең тулса да,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал син.
Изге теләкләр белән, сине яратып әниең.
* * *
Таһир Сәйфулла улы Рәхмәтуллинга!
Яраткан абыебыз! Сине юбилеең белән котлап, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез. Син безнең абый да, әти дә. Без туган йортыбызга шатланып киләбез, безне ачык йөз белән каршы аласыз. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез, бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Рәхмәт, абый, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр
чакта,
Тормыш ямьле тик син
булганга.
Изге теләкләр белән Исхаковлар гаиләсе — Фатыйх, Наилә һәм балалары, оныклары.
* * *
Таһир Сәйфулла улы Рәхмәтуллинга!
Хермәтле абыебыз! Без сине 60 яшьлек юбилеең белән котлап, саулык, озын, бәхетле гомер телибез. Син, абый, әле дә яшь егетләр кебек, синең йөзләреңдә нур уйнап тора. Һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршы аласың, төпле киңәшләр бирәсең. Безнең бәхеткә, абый, син бар дөньяда.
Котлы булсын туган көнең
диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы сәламәтлек,
Шатлык, бәхет теләп
калабыз.
Изге теләкләр белән Исәнбаевлар гаиләсе — Раил, Алсу һәм балалары, оныклары.
* * *
Похвистнево районы,
Гали авылы
Хөсникамал Шиһап кызы Кәлимуллинаны
8 Март бәйрәме белән!
Кадерле әнием, яраткан әбиебез! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп чыккан кояштай һәрвакыт балкып яшәвеңне телибез. Күңелеңнән шатлык, тәнеңнән саулык-сәламәтлек, йортыңнан иминлек-бәрәкәт китмәсен!
Сөйкемле карашың кояшка
тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык
хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп
тора
Зирәк киңәшләрең, җылы
сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да
үзең.
Сәламәтлек, озын гомер
язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең һәрчак күтәренке
булсын,
Сөенеп һәм сөендереп яшә!
Изге теләкләр белән кызың Гөлфия, оныкларың Анилә, Лилия, Алия, оныкчыкларың Юлия, Әмир, Самира, Милена, Камилә, Кәрим.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Сафиулла Әхмәтгали улы һәм Миңнур Фәйзрахман кызы Булатовларның
бергә гомер итүләренә — 40 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен. Шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Ничек түләп бетерербез
Гомер биргән өчен безгә,
«Балам» диеп, янып-көеп
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә
без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш
булсын,
Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.
Изге теләкләр белән кызларыгыз Гүзәлия, Лилия, кияүләрегез Ришат, Рамил, оныкларыгыз һәм барча туганнарыгыз.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта
Самара шәһәрендә яшәүче Әминә Гайзулла кызы
Зыятдиновага — 70 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, апабыз, сеңелебез, әбиебез, туганыбыз. Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәтлибез, чын йөрәктән яратабыз һәм озын гомер, исәнлек, тигезлек телибез.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Туганлыкны саклап яшик
шулай,
Бер-беребезнең хәлен
белешик,
Шатлык килсә, бергә
уртаклашыйк,
Борчуларны бергә бүлешик.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәҗип, кызың Эльвера гаиләсе белән һәм барча туганнарың.
Просмотров: 1199