Фәйзулла мәчетендә ифтар

9b1c044c-624d-44f9-87ea-361c22565829Аллаһының рәхмәте бе­лән Рамазан аеның унынчы көнендә Сызран шәһәренең Фәйзулла мәчетендә “Ак кал­фак” хатын-кызлар оеш­ма­сы ифтар мәҗлесе үт­кәрде. Күркәм мәчетебезгә ак яу­лыклы абыстайлар, ханым­нар ямь өстәде.

Мәҗлесне абыстаебыз Әнү­зә Мостакаева башлап җи­бәр­де. Аның җитәкчелегендә мә­чет­кә йөрүчеләр Коръәннән сү­рә­ләр укыдылар, Өммегөлсем Сәйфетдинова һәм Флера Сәй­фуллина, Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Аннан бергәләшеп ахшам намазын укыдык. Арабызда яшь ханымнар да бар иде. Алар бу көнне  беренче җәмәгать намазларын укыдылар.

Кояш баегач, хөрмә һәм зәмзәм суы белән авыз ачканнан соң, аккалфаклылар үзләре әзерләгән табын артына  утырыштылар. Өстәлләр пешергән ризыклардан, алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып тора, әлһәмдулилләһ. Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл. Биргәннәреңә шөкер итәбез. Киләчәктә дә Сызраныбызда шундый изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.

Ифтардан соң гыйба­дәт­лә­ребезне дәвам итеп, ястү намазыннан соң тәравихны да укыдык. Зикерләр әйттек, дога­лар кылдык, теләкләр теләдек. “Ак калфак” хатын-кызлары бу ифтар ашыннан бик канәгать калдылар. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан-тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Амин!

Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1253

Один комментарий

  1. Зур рэхмэт кызлар. урнэк алабыз. ЭФЭРИН.