ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышлап укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Безымянный2Әлеге мәктәптә көн саен диярлек берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар узып тора. Күптән түгел генә биредә балалар өчен бердәнбер тәүлек буе эшләүче “Шаян-ТВ” каналының телевизион блогерлар филиалы ачылган иде. Ә кичә монда шагыйрь, рәссам, кул-аяклары эшләмәү сәбәпле, кырык бер ел урын өстендә ятып, тешләре арасына карандаш кыстырып шигырьләр язган, дистәдән артык китап чыгарган Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышлап укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды.

Сүзебез Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбе хакында бара. Өлкәнең мәгариф министрлыгы белән төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең уртак проекты хакында бу төбәктәге үз хәбәрчебез Рамис Сафин хәбәр итә.

tatar-congress.org

Просмотров: 784

Один комментарий

  1. Без бик шатландык бу фэнни гамэли конфер. Гакиль сагиров турында рифкать абый язган китапны да бик яратып укыйбыз. рэхмэт оештыручыларга.