Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучым! Сезне туган көнегез белән кайнар котлыйм!
Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.
Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен, изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
КОНТЕКСТ:
Язмыштан узмышлар юк