Денислеләр 10 медаль яуладылар!

imageБөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Шенталы районыныда ярышлар узды. 1 май көнне район үзәгендә урнашкан «Кодр» стадионы спорт сөючеләрне үзенә җыйды.

Мондый ярышларны без сагынып беттек, шуңа күрә баласы-чагасы, карты-яше -  бөтенесе шыбырдашып җыелдылар. Башта тантаналы рәвештә узган елга нәтиҗә ясадылар, ГТО билгеләрен тапшырдылар, аннары ярышлар башланды.

Мин үзем 100метрга йөгереп, 2 урын алдым. Эстафетада, кискен ярышта Шәйхетдинов Руслан, Юнусов Сабир, Вәлиева Камилә, Никитина Милена 3 урынга лаек булдылар.

Иң зур уңышка физкультура укытучыбыз Рөстәм абый Нуртдинов иреште: үз яшьтәшләре арасында 60 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр булмады, 800 метрлы дистанциядә финишка өченче булып килеп керде.

Шулай ук авылдашларыбыз Галәүтдинов Рөстәм абый 100 һәм 800 метрга йөгерүдә — 2 һәм 3 урыннар, Сатдаров Илфат абый 800 метрга йөгерүдә 2 урын алдылар.

image

Шулай итеп денислеләр бу ярышларда 10 медаль яуладылар! Гомумән, ярышларда җиңелүчеләр булмый да, чөнки бөтен кеше үзенең ялкаулыгын җиңә, яшәү көчен арттыра.  

 
Милия ГИМРАНОВА, Денис авылы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 721

Комментирование запрещено