Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында бәйрәм гөрләде

5feea24a-b0e1-49ff-b7f7-caf6d039073730 апрель көнне Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында бәйрәм гөрләде. Биредә “Ак каен” татар халык фольклор ансамбленә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Нәрсә ул бүген Иске Ярмәк? Ул Самара өлкәсе уртасындагы “Татар утравы”. Ул ЮНЕСКОның материаль булмаган мирасына кертергә лаеклы “Ярмәк вагы” биюенең туган җире.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбль коллективын БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.

tatar-congress.org

Просмотров: 1049

Один комментарий

  1. Эфэрин. Бездэ булдыраббыз.