Талантлы якташыбыз Роза Мостафиева Иске Ярмәк авылында ифтар мәҗлесе үткәрде

PdHSDPj4gL4Иске Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Роза ханым Мостафиева узган ел коронавирус белән чирләгән. “Бик озакка — ярты елга сузылган авырудан терелсәм, туган авылыма кайтып авыз ачтырам”, - дигән уй килә аңа һәм 4 майда авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрә. 

“Коронавирусны бик авыр кичердем. Антибиотиклар эчә-эчә, ашказаныма да зыян килде. Гомумән, коронавирус — бик хәйләкәр чир, ул бөергә, йөрәккә һәм башка органнарга да зыян сала”, - дип сөйли Роза ханым. Бер күрешү — бер гомер дип, исән чакта күрешик, якыннарыбыз рухына Коръән аять-сүрәләре укытыйк, дигән теләктә кала ул.

Шулай туган авылын, авылдашларын якын күргәнгә, без аңа бик рәхмәтлебез, киләчәктә үзенә исәнлек-саулык теләп калабыз.

8mV0stQnUMkHDJuCXaR1QQ NTn-uoJEqfA PdHSDPj4gL4


Авылдашлары исеменнән Зәлифә Һәм Нәгыймулла ГӘРӘЕВЛАР гаиләсе.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 783

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>