Тагирова Диана Радиковна завоевала титул «Мисс Позитив»

lbZYzubmU7g29 апреля  в Самаре, в ГБУК «Самарская областная универсальная научная библиотека», прошел межнациональный семейный конкурс «Супер-невестка Самарской губернии». Читать полностью

Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана

Pvqopmw6VSk…Сугыш дәвам итә. Һәр көн авыл Советы янында фронтка озатулар, елап аерылышулар. Әй, Ярмәк, син әкиятләрдә сөйләнә, җыр­ларда җырлана торган матур авылларның берсе. Синнән кемнең аерыласы килсен дә, сине кемнәр сагынмасын! Әнә, өч яктан урап аккан Сок суы, аның аръягында тирә-юньгә ямь, юкә чәчәгенең хуш исләрен бөркеп торган Юкәле тау. Икенче ягында — Сосна таулары, аларның өстеннән башланып киткән зур урманнар, ә тау асларында — ямь-яшел болыннар. Барсын да күз алдыңа китереп, күзләреңне бер ноктага төбәп, очы-кырыена чыга алмаслык уйларга батасың. Юкәле тау турында Халикъ Сад­ри сагынып китаплар язды, Зыя Ярмәки шигырьләр чыгарды. Читать полностью

Бер очрашу

IMG-a67b5390100b5400c5087cd8c5552515-V76 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре онытылмый, ветераннар күңе­лендә тирән яра булып әле дә әрни. Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу көннәрдә без сугыш кырларында ятып калган туганнарыбызны, як­таш­ларыбызны олы их­ти­рам белән искә алып, батыр­лык­лары алдында баш иябез. Әмма газета укучыларыбыз игъ­тибарына бүген тәкъдим ите­ләчәк хикәябез моңсу түгел, хәтта күңелле дә.
Читать полностью

Изге айда – күркәм гамәлләр

IMG-20210505-WA0015Салагыш авылында Мәскәүнең “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ифтар ашы үткәрде. Төрле җирләрдә гомер кичерсәләр дә еш аралашып, бердәм булып яшәүче зур нәсел вәкилләре Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ижау, Сарапул калаларыннан, районыбызның Кичкетаң, Ямурза, Уразай, Красный бор авылларыннан килгән иде. Читать полностью

Татар утравында үскән “Ак каен”

5feea24a-b0e1-49ff-b7f7-caf6d0390737Билгеле булганча, Камышлы районы каенлыклары белән танылган төбәк. Шундый яшел шәл ябынган ак кәүсәле мәһабәт каен агачларының берсе кайчандыр Иске Ярмәк авылы янында калкып торган Юкәле тау итәгендә дә үскән. Аның янында ха­лык бәйрәмнәр уздырган, яшьләр аңа мәхәббәт серләрен сөй­ләгән, шагыйрьләр шигырьләрен багышлаганнар. Шушы авылда туып-үскән олуг шагыйребез Зыя Ярмәки дә аңа мәдхия җыр­лаган, хезмәткә китүче егетләр каенның ак тәнендә исемнәрен язып калдырганнар, кайтырбыз, дип өметләндергәннәр. Тик күбесе кайтмаган шул. Каен аларны сагыныпмы, әллә инде картаепмы, саргайган, шиңгән һәм тәмам кипкән…
Читать полностью

Надеждино авылының өметле мәчете

20210416_125905Надеждино авылының тарихы күптән килә. Әби-патша Екатерина Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килгән. Безнең районда гына да шундый авыллар күп булган — Мариинталь, Визинталь, Анфанг, Шентала һәм башкалар. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәккәч, якын-тирәдәге халык аларга эшкә килә һәм шунда кала да. Араларында рус, чуваш, мордва һәм татарлар да булганлыктан, авыл күпмилләтле булып китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә, атала башлый.  Хәтта озак еллар ике исем белән йөри. Читать полностью