Сугыш ветераны якты дөнья белән 101 яшендә генә хушлашты…

iЯңа Ярмәктә гомер иткән Мифтахов Ризатдин Фәрхетдин улы турында…

1941нче ел, 22 июнь. Таң атып килә. Көн җылы, кояшлы. Камышлы районы халкы, шул исәптән безнең Яңа Ярмәк авылы кешеләре дә, татар халкының милли бәйрәменә — Камышлыда узучы Сабан туена җыелалар.

Халык матур киемнәрдән Сабан туе уздырыласы урынга агыла. Бәйрәмнең иң кызган чагы. Кинәт котычкыч хәбәр ишетелә: фашист Германиясе безнең илгә каршы сугыш башлаган…

Авылдашларыбызның, һәрбер кешенең бер төрле җайга салынган тормышы минут эчендә челпәрәмә килә. Бөтен Совет халкы кебек безнең авылдашлар да сугышка күтәрелә.

1941-1945нче еллар. Бу датаны безнең илдә һәркем белә. Чөнки бу канлы, чиксез авыр, дәһшәтле елларның шаукымы кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. 

Авылдашыбыз Наилә апа Кашапова сөйләгәннәрдән:

«Әтием, Мифтахов Ризатдин Фәрхетдин улы, 1916нчы елның 12нче августында Яңа Ярмәк авылында яшәүче Мифтахов Фәрхетдин һәм Шәмсеруй гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әни кочагында иркәләнеп, тулы гаилә ярдәме тоеп яшәргә насыйп булмый аңа. 5 яше тулганда әнисез, 6 яшьтә инде әтисез дә кала. Ул бертуган 16 яшьлек Инсаф абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Җингәсе Бәдерниса апай турында якын итеп, яратып, бары тик мактап кына сөйли иде.

1939нчы елның 15нче октябрендә Камышлы военкоматыннан армия хезмәтенә чакырыла. Ул Владивосток шәһәреннән ерак түгел урнашкан артиллеристлар  полкына җибәрелә. 

Хәрби хезмәтен тутырып авылга кайтырга насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Аны Украина фронтына җибәрәләр, 711нче артиллеристлар полкына эләгә. “Бик  зур авырлыклар, күп югалтулар бәрәбәренә, дошманны кысырыклап, алга бардык”, — дия иде. 1943нче елны сугышларның берсендә каты яраланып, госпитальгә эләгә.

Яралары төзәлгәч, яңадан фронка китә. Ул Мәскәү тирәсендәге 39нчы укчы полк составында Украина, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә. Сугышта күрсәткән батырлыклыры өчен  «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», ”Жуков”, “Берлинны алу өчен” һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә. 

Күпсанлы Мактау грамотлары да хәзерге көнгә кадәр саклана. Шуларның берсе  Польшаның Грудъяндз шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән. 1946нчы елның июнендә генә туган авылына кайтырга насыйп була аңа.

Авылда клуб мөдире дә булып эшләп ала, колхоз эшләрендә дә катнаша».

Ветеранның башыннан үткән авыр хәлләрнең барысын да санап-язып бетерә алмыйбыз. Шулай да аңа Аллаһы Тәгалә ныклы исәнлек белән хәерле озын гомер биргән. Ул якты дөнья белән 101 яшендә генә хушлашты.

Бертуган абыйсы Мифтахов Инсафетдин 1945нче елда көнчыгыш Пруссиянең  Любе шәһәрендә күмелгән. Туганы Мифтахов Кыяметдин дә сугыштан кайтмый. Бик тә кызганыч — 1945нче елның июнендә һәлак була, сугыш бетте дигәч.

1418 көн һәм төн ил өстендә ут давылы бөтерелә. Ил бәйсезлеге, ил азатлыгы өчен бик зур, күп корбаннар бирелә. Бер генә гаиләне дә кайгы-хәсрәт читләтеп үтми. Яу кырында һәлак булучыларның берсен дә онытмыйбыз. Туган авылларына кайтып күп еллар хезмәт итеп, үлүчеләр дә байтак. Сугыш беткәнгә дә 76 ел булды. Димәк, 76 ел инде тыныч тормышта яши илебез халкы. Ләкин без барыбыз да бу җиңүнең нинди югалтулар, нинди авырлыклар аша килүен онытмыйбыз, онытырга хакыбыз да юк! Моннан соң да дөньялар тыныч булсын, күктәге кояшны аяусыз сугыш сөреме капламасын, кояшның җылысы сүрелмәсен иде!

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 907

Комментирование запрещено