Ятим өч тәрәзә

5260656Гомер баскычының нык­лы басмасында басып торучы ян күршем хаҗия Гыйльмисафа Латыйпова уйламаганда-көтмәгәндә ахирәт тормышына – бакыйлыкка күчте. Иң матур изге көнне – Бәраәт кичендә вафат булды ул. 1 атнадан 72 яшь тулырга тиеш иде. Ире, гомер буе ат ярышларында катнашкан Әбүбәкер дә нәкъ шулай тиз арада 7 ел элек вафат булган иде. Гыйльмисафа белән икесе 6 бала тәрбияләп үстерделәр, барысы да гаиләле. Дүрт малае – дүрт килене, ике кызы – ике кияве, уналты оныгы калды, ә унҗиденчесен күрә алмыйча үлеп китте.

Без аның белән 50 ел күрше булып яшәдек. Чөгендер кырында да бер бригада — 5 хатын, лаеклы ялга чыкканчы, бергә эшләдек. Ул шундый олы йөрәкле, изге күңелле, сабыр, акыллы, бар яктан да килгән, дин юлындагы кеше иде. Мәдрә­сә­гә йөреп Коръән укырга өйрәнде, биш вакыт намазын калдырмады, хаҗга барырга да насыйп булды. Мөселман дөньясының чын кешесе иде ул. Әле кызлар кебек иде, бигрәк иртә китте шул, үлемен дә сизмичә калды. Иртән намаз укыгач, Коръән укып якыннарына багышлаганда, хәле китеп, башы әйләнеп киткән. Ярдәм машинасы тиз килеп җиткән, күпме тырышсалар да, алып кала алмаганнар. Әйе, тәкъдиреңә шулай язылгач, беркем дә алып кала алмый. Әйтәләр бит, 40 көн алдан гүр авызы ачык торыр дип. Һәр кешенең язмышы Аллаһы Тәгалә кулында.

Йортында төпчек улы Ис­кәндәр, килене һәм ике оныгы калдылар, йорт ятим түгел. Искәндәр — татар әдәбияты укытучысы. Казанда “Укыту­чылар елы”нда 1нче урын яулады. Күп чараларда катнаша, ба­лалар белән төрле бәйгеләр уздыра. Иншалла, әти-әнисенең рух­ларына догалар укып, каберенә зиярат кылып, хөрмәт белән искә алырлар. Дүрт малае әниләренең җәсәден кабергә төшереп, үз куллары белән ләхеткә куйганнар. Мәңгегә аерылуларын алар бик авыр кичергәннәрдер, мөгаен. Күз алларыннан, йө­рәкләреннән, исләреннән чыкмый торган югалту бит, һәрберебезнең башыннан үтә торган хәл.

Иртән тору белән иң беренче тәрәзәгә карый идем. Гыйльмисафаның 3 тә­рә­зә­сендә дә ут яна, димәк, намаз вакыты. Әле хәзер дә, гадәт буенча, шул тәрәзәләргә карыйм. Ут юк, тәрәзәләр дә, урам да караңгы. Күзләремә яшьләр тула, күңел елый. Хәсрәт сагышы – үлем, барыбызга да килә. Күп кешенең йортлары буш, калдырыр кешесе дә юк. Тагын бер 10 елдан, олылар үлеп бетсә, авыл ничек яшәр? Шул борчуга сала.

Намазга дәшеп уята
Моңлы азан моңнары.
Каршымдагы өйдә һәркөн
Кабына иде утлары.
Иртәнге намазга торам,
Кабызам утларымны.
Тик күршемнең уты янмый,
Уянмас ул, мәңгелеккә
                               йоклады.
Өч тәрәздә утлар янмый,
Ә мин көтәм, кабыныр.
Үлүенә һич ышанмыйм,
Төшемме, саташумы?
Ятимләнгән өч тәрәзнең
Юлга төшми яктысы.
Бүлмә эчендә бары уйный
Ялгыз айның шәүләсе.
Ислам диненә буйсынып
Яшәдең, сабыр булдың.
Эчең тулы хәзинә туплап,
Аллаһ каршына киттең.
Гыйльмисафаны юксынып,
Сагынып искә алырбыз.
Җәннәткә керүен теләп,
Рухына дога кылырбыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1046

Комментирование запрещено