Авыл халкының күптәнге хыялы чынга ашарга тора…

wrwoCjjiIfcИскеярмәклеләрнең күптәнге хыялы  авыл музее булдыру булса, бүген ул әкрен генә чынга ашарга тора.

Музейның оештыручы – шушы авылда туып-үскән Җәгфәр Сәгыйров. Гомер буе биредә яшәгән, бүгенгесе көндә социаль реабилитация бүлегендә шофер булып халыкка хезмәт итә.

Мондый зур эшкә алыну теләге уйламаган җирдән килә аңа. Телевидениеда, вакытлы матбугатта музейлар ачылу турында күп сөйләнелә. Этәргеч әнә шул була. Шушы фикере белән авыл җирлеге җитәкчесе Минсәгыйть Низаметдиновичка мөрәҗәгать итә. Музей өчен авыл администрациясенең икенче каттагы бер бүлмәсен кулай дип табалар. Ул үзенең озак еллар җыйган экспонатларын, киштәләр ясап, урнаштыра.

Аның хезмәтен күреп авыл халкы да кушыла: озак еллар саклаган, музей өчен кадерле булган экспонатлар китерә. Алар арасында Фаретдинов Разгат абыйның туганының фронттан язган хатлары, имамыбызның авыл тарихына багышланган хезмәтләре. Авылдашларыбызның үз куллары белән язган шигырьләрен Фәния Кәримова биргән, 100 ел элек киелгән күлмәкләр Хәнәфиева Җәмилә һәм Гафурова Нуриядән. Каюмова Флюрадан — чемоданнар, иренең армиядән кайткан кирза итекләре, Юсупова Гөлфиядән — алты япле сәнәк, совет чорының фотоаппараты, Әбдерәүфова Фәзилә һәм Каюмова Венерадан — камзоллар, Мөхаммәдиев Юнестән — бизмән, Каюмова Рузалия ремонтларга ДВП биргән. Әлбәттә, барысын да язып бетерергә күбрәк вакыт кирәк.

Барлык авылдашларыбызга рәхмәт, авылыбызның музее булсын дип тырышуыгыз — шатлыклы күренеш. Музей ике өлештән тора, бер ягында борынгы әйберләр урнаштырылган булса, икенчесенә авыл тарихына, яшәешенә кагылышлы материаллар тупланган. Зур эшебез дәвамлы булсын, музей экспонатларга тагын да баесын.

FI_HE_HMThw wrwoCjjiIfc J7aTwcYf4cI
i (1)i (2) i
Авыл музее булсын дип тырышучылар исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы. 
 

Просмотров: 1255

Один комментарий

  1. Тырышсак бездэ булдырабыз