Без — остазыбыз Әнүзә Мостакаева җитәкчелегендә Сызран шәһәренең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары - Фәйзулла мәчетендә Кадер кичәсен бергәләп үткәрдек.
Алия Хәйрова, Әнвәрия Гафурова, Наилә Кирпичева, Рушания Низамиева тарафыннан ифтар мәҗлесе оештырылды. Аннан соң ахшам, ястү һәм тәравих намазларын укыдык, нәфел гыйбадәтләр, истигьфарлар, догалар кылдык. Кадер кичәсенең шундый изге төн икәнлеген аңлап, күңелләребез тулып, өйләребезгә шатлык белән таралыштык.
Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбәдәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирсен иде. Әмин.
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 1216
Кылган догаларыгыз кабул булсын.
ЭЙ.СЕЗМатур кызлар бик матурда саваплыда гамэллэркыласыз Рэхмэт эфэрин