22 майда «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре – 2021» бәйгесе узачак

IMG_092021 елның 22 маенда Казанның «Гаилә» мәчетендә (Казан, Җ.Фәйзи, 2) XXIII «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре конкурсы узачак. Бәйгегә теркәлү иртәнге сәгать 8дә башлана. Рәсми өлешнең башлану вакыты: 9:00.

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» милләтебезнең мәшһүр шәхесе – журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиятуллина тарафыннан оештырыла башлый. 2018 елдан әлеге конкурс «Гаилә» мәчетендә уза. Оештыручылар: ТР мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәрҗани» фонды һәм иганәчеләр ярдәме белән Казанның «Гаилә» мәчете, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.

Бу бәйге 2020 елда үтәргә тиеш иде. Коронавирус сәбәпле кичектерелде. Быел, әлбәттә, санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алынып оештырылачак.

Бәйгедә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге (4-18) балалар катнаша ала. Конкурска кадәр аерым теркәлү таләп ителми. Яшь буенча өч төркемгә бүленү каралган. Һәр яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында өч җиңүче билгеләнеләчәк. Шулай ук, традиция буенча, мәшһүр шәхесләребез исемнәрен йөрткән махсус номинацияләрдә дә җиңүчеләрне ачыклау каралган.

Конкурс ике өлештән тора. Беренчесе – яттан Коръән сүрәләрен уку. Икенчесе – сораулар. Аларны катнашучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Бәйгенең сораулары

4-10 яшьтәгеләргә сораулар
1. Үз динеңне беләсеңме?
2. Иң олуг дин нинди?
3. Ислам дигән сүз нәрсәне аңлата?
4. Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5. Нәрсә ул гөнаһ?
6. Ана кеше кем ул?
7. Күршеләреңне яратасыңмы?
8. Тәрбияле бала дип кемгә әйтәләр?
9. Иманлы булу нәрсәне аңлата?
10. Иман кәлимәсен беләсеңме?
11. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк?
12. Көненә ничә тапкыр намаз укырга кирәк?
13. Тәһарәт нәрсә ул?
14. Дога нәрсә ул? Үзең нинди догалар беләсең?
15. Коръәни-Кәрим кем сүзе?
16. Кем ул Пәйгамбәр?
17. Эш башын нинди сүзләр белән башларга кирәк?
18. Җомга нинди көн?
19. Ураза кайсы айда була? Ничә ай дәвам итә?
20. Дини бәйрәмнәрне беләсеңме?
21. Ничә сүрә беләсең?
22. Кем ул мөселман, кем ул мөслимә?
23. Кем ул Габдулла Тукай?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам турында сораулар
1. Соңгы Пәйгамбәрнең исемен беләсеңме? Аның ничә исеме бар?
2. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам нинди шәһәрдә туган?
3. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең әти-әнисе исемен беләсеңме?
4. Ни өчен без Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламне яратырга тиеш булабыз?
5. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламне күргән, аның вәгазьләрен тыңлаган кешеләрне ничек атыйлар?

11-14 яшьтәгеләргә сораулар
1. Кем ул мөэмин, кем ул мөселман?
2. Олуг дин нинди дин?
3. Ислам дине нигезләрен беләсеңме?
4. Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5. Нинди фарыз гамәлләрен беләсен?
6. Балаларга ничә яшьтән намаз боерыла? Үзең намаз укыйсыңмы?
7. Азан тәһарәтсез әйтеләме?
8. Витр намазы кайчан укыла?
9. Көненә ничә тапкыр намаз укыла?
10. Фарыз намазлардан башка намазлар бармы?
11. Җомга көн нинди көн? Җомга намазы кемгә фарыз?
12. Ураза нинди гамәл? Ураза ничә ай тотыла?
13. Уразаның мәгънәсе нидән гыйбарәт?
14. Коръәни-Кәрим кем сүзе?
15. Коръәни-Кәрим кем аркылы һәм ничә ел дәвамында иңдерелгән? Ул кайсы телдә иңдерелгән?
16. Пәйгамбәрләр кемнәр алар?
17. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламгә ничә яшьтә пәйгамбәрлек йөкләнгән һәм ул ничә ел пәйгамберлек иткән?
18. Коръәни-Кәрим кайсы тау куышлыгында иңдерелә башлый?
19. Коръәни-Кәримдә ничә сүрә бар? Шуларнын иң озыны һәм иң кыскасы ниндиләр?
20. Нәрсә ул сүрә һәм аять? «Кәүсәр» сүрәсен беләсеңме?
21. Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
22. Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә алына?
23. Коръәни-Кәрим нинди сүрә белән башлана?
24. Нәселеңне, бабаларыңны-әбиләреңне беләсеңме?
25. Фәкыйрь кем ул? Рухи фәкыйрьлек нәрсә ул?
26. Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында нинди хәдис беләсен?
27. Нәрсә ул кыямәт?
28. Кайчаннан бирле мөселмансың?
29. Сәдака кемгә бирелә?
30. Нәрсә ул тәһарәт һәм аның фарызлары ниндиләр?
31. Нәрсә ул тәйәммүм?
32. Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре?
33. Хаж кайсы гамәлгә керә?
34. Иртәнге намаз ничә рәкәгатьтән тора?
35. Кем ул Кол Шәриф?
36. Казанның 1000 еллыгы кайчан уздырылды һәм анда нинди чаралар булды?
37. Кем ул Мөхлисә Буби?
38. Кем ул Шиһабетдин Мәржани?
39. Кем ул Әхмәтһади, Садри Максудилар?
40. Кем ул Габделкаюм Насыйри?
41. Мөнкир һәм Нәкир турында нәрсә әйтә аласың?
42. Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
43. Иман кәлимәсен беләсеңме? Аны ничек аңлата аласын?
44. Иман нигезендә, үлгәннән соң терелүне ничек аңлатасың?
45. Нәрсә ул гөнаһ?
46. Нәрсә ул тәүбә?
47. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам тормышы турында нәрсә әйтә аласың?
48. Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
49. Нәрсә ул күрше хакы?
50. Беренче итеп нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
51. Дин галимнәреннән кемнәрне беләсен?
52. Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар?
53. Ана теле хакында нинди мәкальләр беләсең?
54. Аллаһының берлегенә дәлилләрең нинди?
55. Әхлаклы бала, әхлаклы кеше кем ул?
56. Дини бәйрәм көннәрен һәм кичәләрен беләсеңме?
57. Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
58. Гореф-гадәтләребезне, милли киемнәрне һөнәрләребезне, мөнәҗәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
59. Аллаһының нинди сыйфат-исемнәрен беләсең? Аңлатып бир.
60. Кем ул Акмулла?
61. Кем ул Закир ишан Камалов Чистави?
62. Хөсәен Әмирхан кем?
63. Хөсәен Фәизханов кем?
64. Кем ул Кол Гали?
65. Фатиха Аитова кем?
66. Кем ул Зәйнәп Хәсәни?
67. Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар кем?
68. Кем ул Хәниф Вәлиев?
69. Кем ул Сәлимшаһ улы Исмәгыйль?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам турында сораулар

1. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең нинди көнне һәм нинди айда туганын беләсеңме?
2. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам ничә яшьтә өйләнә? Аның ничә баласы була?
3. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам ничә яшьтә һәм кайсы шәһәрдә вафат була?
4. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең әхлакый сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласың?
5. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламгә нинди аятьләр беренче булып иңә?

15-18 яшьтәгеләргә сораулар
1. Ислам дине нигезләре. Ислам сүзе нәрсәне анлата?
2. Ислам нигезләрен һәм иман кәлимәсен беләсеңме?
3. Хәләл белән хәрамны аера беләсеңме?
4. Намаз кайсы гамәлгә керә? Үзең намаз укыйсыңмы?
5. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк? Намаздагы фарызларны беләсеңме?
6. Бер көндә ничә намаз укыла?
7. Өйлә намазы ничә рәкәгатьтән тора?
8. Намаз вакытларын беләсеңме? Намаздан тыелган вакытлар бармы?
9. Витр намазы кайчан укыла?
10. Азан тәһарәтсез әйтеләме?
11. Фарыз намазлардан башка нинди намазлар бар?
12. Атна саен нинди бәйрәм килә?
13. Ураза нинди гамәл һәм аның мәгънәсе ничек?
14. Ураза ничә ай тотыла? Ураза тоту кемгә тиеш?
15. Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә төшерелә?
16. Мигъраҗ кичәсе турында нәрсә беләсең?
17. Коръәни-Кәрим кем аркылы һәм кайсы телдә иңдерелгән?
18. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам ничә яшендә Пәйгамбәр була? Ничә ел Пәйгамбәрлек кыла? Ничә ел буена яшерен рәвештә халыкларны дингә өндәгән?
19. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламне нинди исемнәре белән хөрмәтләгәннәр?
20. Коръәни-Кәрим нинди тау куышлыгында иңдерелә башлый?
21. Коръәни-Кәримдә ничә сүрә бар? Иң озын һәм иң кыска сүрәләр нинди?
22. Коръәни-Кәрим нинди сүрә белән ачыла? «Бәкара» сүрәсе нинди аять белән башлана?
23. Коръәни-Кәримдә ничә сүрә кеше исеме белән аталган?
24. Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
25. Нәселеңне, бабай-әбиләреңне беләсеңме?
26. Фәкыйрь дип кемгә әйтәбез?
27. Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында хәдисләр беләсеңме?
28. Нәрсә ул кыямәт?
29. Кайчаннан бирле мөселмансың, ничек дәлиллисең?
30. Нәрсә ул дога? Үзең нинди догалар беләсең?
31. Сәдака кемнәргә бирелә?
32. Тәһарәтнең мәгънәсе һәм фарызлары.
33. Нәрсә ул тәяммүм? Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре.
34. Хаҗ кайсы гамәлгә керә? Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Коръәннең анасы дип, нинди сүрәгә әйтәләр?
35. Кем ул Кол Шәриф? Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасы нинди китапка нигезләнеп язылган?
36. Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
37. Кем ул Әхмәтһади, Садри Максудилар?
38. Кем ул Мөхлисә Буби?
39. Кем ул Габделкаюм Насыйри? Кем ул Муса Җаруллаһ?
40. Кем ул Ризаэддин бине Фәхретдин?
41. Сөембикә турында нәрсәләр әйтә аласың?
42. Сорау-җавап алучы фәрештәләрне беләсеңме?
43. Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
44. Иман нигезендә үлгәннән соң терелүгә нәрсә әйтә аласың?
45. Нәрсә ул гөнаһ? Аның нинди төрләре бар?
46. Пәйгамбәребезнең тормышы турында нәрсә әйтә аласың? Аның әхлагы нинди булган?
47. Хак Тәгаләнең ничә күркәм исеме бар? Ничәсен аңлатып бирә аласың?
48. Дүрт мәшһүр сәхабә. Кыскача мәгълүмат.
49. Без кайсы мәзһәбкә керәбез?
50. Әһле китап диннәре нинди?
51. Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
52. Ни өчен «Күрше хакы — Аллаһ хакы» дип әйтелә?
53. Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
54. Нәрсә ул тәүбә? Нәрсә ул никах?
55. Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
56. Дин белгечләре, остазлар дип кемнәргә әйтәләр? Кемнәрне беләсең?
57. Беренче пәйгамбәрне һәм соңгысын беләсеңме?
58. Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар?
59. Ана телебез турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсең?
60. Кем ул мөфти, казый һәм имам?
61. Бүген динебезнең хакыйкый асылын ныграк аңлату өчен синенчә нәрсә эшләргә кирәк?
62. Гореф-гадәтләребезне, һөнәрләребезне, милли киемнәребезне, мөнәжәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
63. Аллаһының берлегенә дәлилең нинди?
64. Нәрсә ул зәкәт, гошер сәдакасы?
65. Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
66. Сүрәләрнең мәгънәсен аңлата аласыңмы?
67. Корбан чалу кайсы пәйгамбәрдән башланган? һәм син бу хакта нәрсә әйтә аласын?
68. Динебезнең, Җөмһүриятебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
69. Аллаһының нинди күркәм исемнәре бар?
70. Кем ул Батырша?
71. Әхмәт Тимер кем?
72. Курсави кем? Кем ул Зөһрә Акчурина?
73. Утыз Имәни кем?
74. Кем ул Исмәгыйль Гаспарлы?
75. Кем ул Рәшидә Исхакый?
76. Кем ул Зәйнулла ишан Рәсүлев?
77. Кем ул Мөхәммәтҗан Хөсәенов?
78. Кем ул Әхмәтзәки Сафиуллин?
79. Кем ул Галимҗән Баруди?
80. Кем ул Габделхак Саматов?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам турында сораулар
1. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам яшәгән елларны беләсеңме? Ул ничә ел яшәде һәм шуның ничәсендә Пәйгамбәр булды?
2. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам күрсәтеп калдырган юл шәригатьтә ничек атала?
3. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам бабасының исеме ничек?
4. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең ничә оныгы булган? Аларның исемнәрен беләсеңме?
5. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең сөт анасының исеме ничек?
6. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам нинди хезмәтләр башкарган?
7. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең кабере нинди шәһәрдә?
8. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең соңгы нәсыйхәтләрен беләсеңме?
9. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең нинди хәдисләрен беләсең?
10. Нәрсә ул Мәүлид?

gailya.ru

Просмотров: 1211

Комментирование запрещено