Региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли Шура әгъзасы, эшкуар һәм меценат Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка — 55 яшь!
Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы! Сезне Самараның Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәбендә укучыларның ата-аналары исеменнән туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗтимагый тормышның кайсы гына тармагында көч куйсагыз да, Сез башлаган эшләр һәрвакыт җиренә җиткерелеп үтәлә, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап каршы алына. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәвегез, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен хөрмәтләп, рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезне көчле рухлы, тәҗрибәле, нык куллы җитәкче итеп танытты.
Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрикләп, киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә зур уңышлар телибез.
Иң изге теләкләр белән Крутые Ключи микрорайонының 7нче мәктәп ата-аналары.
* * *
Иске Җүрәй авылы
Вәлимә Нургали кызы
Мостафинага – 90 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән туган көнең — олы юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, сәламәтлек, чиксез шатлыклар, җан тынычлыгы телибез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
иттең,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк
тә без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш
булсын,
Әнкәй, әбекәй, бөтен гомергә.
Иң изге теләкләр белән барча балаларың, оныкларың исеменнән кызың Фәния.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Рәфыйк Ильяс улы Исәнбаевка — 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанчын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Дөньядагы һәрбер
яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак
бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл
гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып,
Тәбриклибез сине чын
күңелдән
Барыбыз дә бергә җыелып!
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наилә, улларың Ринат, Наил, Линар, киленнәрең Юлия, Юлия һәм оныкларың.
* * *
Рәфыйк Ильяс улы Исәнбаевка!
Кадерле киявебез, яраткан җизнәбез! Сине туган көнең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып
кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен
сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Туганлыкны саклап яшик
шулай,
Бер-беребезнең хәлен
белешик,
Шатлык килсә, бергә
уртаклашыйк,
Борчуларны бергә бүлешик.
Изге теләкләр белән әбиең, Җәмилә, Дания балалары һәм оныклары белән.
* * *
Рәфыйк Ильяс улы Исәнбаевка!
Кадерле туганым, яраткан абыебыз! Сине олы бәйрәмең — юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Гомереңнең һәр мизгеле
Тулып торсын бәхет нурына.
Сәламәтлек сине
ташламасын,
Шөкер итеп яшә барына.
Иң матур теләкләр белән апаң Асия, энеләрең Фатыйх, Юлия, Фирдәвес балалары белән.
* * *
Рәфыйк Ильяс улы Исәнбаевка!
Кадерле энем, туган абыебыз! Сине чын күңелдән туган көнең — юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр телибез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Тормыш юлың һәрчак балкып
торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык
белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең!
Иң изге теләкләр белән апаң Фәридә, сеңелләрең Рамилә, Оксана, энең Рамил балалары белән.
* * *
Елховка районы,
Тупли авылы
Мәрьям Габделгазиз кызы
Абдулловага – 80 яшь!
Безнең кадерлебез! Сезне чын күңелебездән шушы зур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын сезгә. Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче ышанычыгыз һәм таяныр кешегез – тормыш иптәшегез Якуб әфәнде, сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең — гомер
бәйрәмеңдә
Нурлар чәчеп торсын йөзләрең.
Кайгы күрмә, бәхетләрдә яшә,
Кабул булсын изге теләгең.
Изге теләкләр белән Тупли авылыннан Затия, Тольятти шәһәреннән Зәйтүнә.
* * *
Отрадный шәһәре,
Новокуйбышевский урамы
Ракит Бәдретдин улы Шәйхетдиновка – 85 яшь!
Кадерлебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Алдагы гомер юлларыңны кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәр.
Котлы булсын туган көнең
диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы
сәламәтлек,
Шатлык, бәхет теләп калабыз.
Иң изге теләкләр белән Галимә, Әлфия, Зөфәр гаиләләре белән.
* * *
Ракит Бәдретдин улы Шәйхетдиновка!
Кадерле әтиебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Рәхмәт, әткәй, барысы
өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр
чакта,
Тормыш ямьле тик син
барында.
Изге теләкләр белән улларың Фәрит, Дамир, кызың Алсу, киявең Рөстәм.
* * *
Самара шәһәре,
Калинин урамы
Марс Мәҗит улы
Йосыповка – 50 яшь!
Хөрмәтле, игътибарлы, ярдәмчел әтиебез, яраткан ышанычлы тормыш иптәшем, сөекле бабабыз! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Җир йөзендә син булганга,
Безнең артта бар таяныч.
Безгә рәхәт, күңел тыныч,
Шүрләтми һичбер аяныч.
Иң изге, матур теләкләр белән тормыш иптәшең Юлия, балаларың Ирида, Эльвира, Йосыф, кияүләрең Фаил, Ленар, оныкларың Кәрим, Әминә.
* * *
Марс Мәҗит улы
Йосыповка!
Сөекле улыбыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә — сәламәтлек, җаныңа — тынычлык, гаиләңә — иминлек, бәхетнең — тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел бул, барыбызга да ышанычлы терәк булып, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.
Гомер юлың пар канатлы
үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мул
булсын,
Тормыштагы кылган игелегең
Үзеңә зур бәхет булып
кайтсын.
Изге теләкләр белән әниең, әтиең.
* * *
Марс Мәҗит улы
Йосыповка!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте
синдә
Янып торсын җәйге учактай,
Саулык, байлык, күп
шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Изге теләкләр белән сеңелең Венера, киявең Азат һәм балалары.
* * *
Марс Мәҗит улы
Йосыповка!
Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлектә-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Табыннарда — күңел киңлеге.
50 яшьлек гомер — гомермени,
Яшә әйдә тагын иллене!
Изге теләкләр белән сеңелең Римма, киявең Рамил һәм балалары.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Шамил Камил улы Субеевка!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагын яшәртсен.
Нурын сибеп көләч
йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Котлы булсын, әти, туган
көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Бибигайшә, кызың Зөлфия, улың Дамир, киленең Гөлия, киявең Юрий, оныкларың Денис, Эльвира.
Просмотров: 1524