Аллаһы Тәгалә безнең юлда
Гел юлдаш булсын иде.
Бара торган соңгы урыныбыз
Тик оҗмах булсын иде.
Аллаһы Тәгалә безнең юлны
Яктыртып торсын иде.
Үзенең киң рәхмәтеннән
Мәхрүм итмәсен иде.
Аллаһы Тәгалә барыр
юлыбызны
Яхшы ниятләрдә булдырсын
иде.
Ятар гүребезне якты һәм
киң итеп,
Иман нуры белән тутырсын
иде.
Аллаһы Тәгалә безнең юлда
Гел маяк булсын иде.
Кабер газапларын беркайчан
да
Насыйп итмәсен иде.
Аллаһы Тәгалә һәрчак өнди
безне
Ул күрсәткән юлдан йөрергә.
Мөхәммәд (с.г.в.)
пәйгамбәрне илче итеп,
Безне өнди дингә керергә.
Кушканнарын үтәп,
тыйганнан тыелып
Насыйп итсен иде яшәргә.
Мөселманнар булып, тулы
иман белән
Яшәсеннәр иде яшьләр дә.
Тәлгать ВАҺАҖЕВ.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1173