Быелгы май Гали авылында бәйрәмнәргә аеруча бай булды. Бөек Җиңү көнендә авыл халкы сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган стелла янына митингка җыелдылар. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап, җиңүне якынайту өчен куйган хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт белдерелде. Әлеге тантанада авыл тормышы үсешенә керткән өлешләре өчен Кәүсәр Шәйхетдинова һәм Рамил Мостафин «Знак трудовой доблести» Мактау билгеләре белән бүләкләнделәр.
Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар истәлегенә куелган стелла янында тагын бер банер барлыкка килде. Аны Гали авылы фермеры Камил Исхаков ясаткан һәм инде куелган стеллаларда исемнәре булмаган кешеләрнең фотоларын һәм исем-фамилияләрен урнаштырган.
Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чараны Гөлназ Минкина җитәкчелегендә әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Мәктәп укучылары бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Концертны яшь укытучылар Фирдәүсә Йосыпова һәм Гүзәл Гөзәерова татар һәм рус телләрендә алып бардылар.
Ә кичен Мәдәният йортында авыл эшкуарлары Халит Йосыпов, Камил Исхаков һәм Рәфгать Исхаков ярдәме белән ифтар мәҗлесе оештырылды. Махсус шушы мәҗлес өчен Халит Йосыпов һәм Рәфгать Исхаков ике корбан чалганнар иде. Ифтар башланыр алдыннан башлангыч сыйныф укучылары сәхнәдә догалар, мөнәҗәтләр укыдылар. Чарада катнашкан сабыйларга Мөдәррис Латыйпов бүләкләр тапшырды. Ифтар мәҗлесеннән соң Бөек Җиңү хөрмәтенә Равил Галимуллин тырышлыгы белән бәйрәм салюты яңгырады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Гали авылы халкы Рамазан гаете һәм Җиңү бәйрәме алдыннан язгы өмәләр оештырып, үзләренең йорт-җирләрендә, урам-мәйданнарда, зиратларда тәртип урнаштырдылар. «Ак калфак», «Әбиләр чуагы» оешмалары әгъзалары, авыл халкы «Морат бабкай чишмәсе» тирәсен дә җыештырып, чәчәкләр утырттылар. Чишмә тирәсендә эшләр тәмамланып килгәндә изге чишмәдән су алырга дип, Зубчаниновка бистәсе мәчетенең имамы, авылдашыбыз Расих Вакказов килеп чыкты. Халык изге чишмә янына җыелды, һәм имам догалар укып багышлады. Шулай итеп, гади өмә, көтмәгәндә, аерым бер матур чарага әверелде.
Гали авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Просмотров: 980