Самар өлкәсе вәкилләре Бөтенроссия тарихи конференциядә катнаштылар

FbzfbFoZLnw19-20 майда «Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән бүгенге көнгә кадәр» Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды. Чарада Иске Ярмәк авылы имамы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Татар Байтуганы авылындагы «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания ханым АБЗАЛОВА һәм Гали авылы музее мөдире Гөлчәчәк ханым ИСХАКОВА катнаштылар.

Биш секциянең эше тәмамланганнан соң пленар өлеш үткәрелгән. Утырыш район башлыгы Рамил Муллин чыгышы белән ачылган. Катнашучыларның докладлары һәм тематик хәбәрләре, секцияләр җитәкчеләренең чыгышлары тыңлап кителгән. Йомгаклау документлары кабул ителгән. Туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын, укытучыларны һәм музей хезмәткәрләрен бүләкләү концерт программасы белән төрелеп барган.

- Мин пленар утырышта чыгыш ясадым, район башлыгы Рамил Хәмзә улына үзебезнең төбәктән күп сәламнәр җиткердем һәм китап, газета-журналлар бүләк иттем,  — дип хәбәр итә  Рамил-Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

7cR2uBhK7ncFbzfbFoZLnw lnW4TMBUQxE s2h8CDg6c1U069OQLV4cK0

-kOWUTz-USA

Просмотров: 1685

Комментирование запрещено