Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска «Хезмәт өчен» ордены бирелде

coW9k3ffkl0Татарстанның халык шагыйренә Россия мөселманнарының иң югары бүләге тапшырылды. 

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйренә, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска Россия мөселманнарының иң югары бүләге тапшырылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ренат Хариска бүләкне Мөфти Шәех Равил Гайнетдин йөкләмәсе буенча аның урынбасары, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов тапшырды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдинов Указы белән «Татар халкына лаеклы иҗади хезмәт һәм аның рухи-әхлакый казанышлары, гомумроссия мәдәнияте контекстында татар мәдәни мирасын тәкъдим итүгә керткән зур өлеше өчен» Ренат Мәгъсүм улы «Хезмәте өчен» ордены белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

Ренат Харис — кырыкка якын шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы авторы, музыкаль-сәхнә әсәрләре либреттосы, шул исәптән «Алтын Урда» балеты либреттосы авторы. Соңгысының дөньякүләм премьерасы 2013 елда булды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 490

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>