Коръәнне кем яхшырак белә?

soembikaКазанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узды. Бәйгене Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәрҗани» фонды һәм иганәчеләр ярдәме белән Казанның «Гаилә» мәчете, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйгедән хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина репортажы.

Балалар арасындагы Коръән уку бәйгесе быел 23нче тапкыр оештырылган. Ул 2018 елдан “Гаилә” мәчетендә уза. Анда 4-18 яшьлек балалар катнашты.

Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөзләгән бала килде.

Галим, профессор Хатыйп Миңнегулов балаларга туган телне белү әһәмияте турында сөйләде.  Конкурс ике өлештән тора. Беренчесе – яттан Коръән сүрәләрен уку. Икенчесе – сораулар.

Бәйгенең алып баручысы Гамил Нур балалар белән уртак тел таба алды. Ул аларга кызыклы һәм эчтәлекле сораулар әзерләгән. Галим, профессор Хатыйп Миңнегулов балаларга туган телне белү әһәмияте турында сөйләде.

Бәйгенең алып баручысы Гамил Нур балалар белән уртак тел таба алды. Ул аларга эчтәлекле сораулар әзерләгән. Бирегә йөзләгән бала җыелганлыктан, казыйлар берьюлы берничә катнашучыны тыңлады. Кызлар һәм малайларны аерым бәяләделәр. Оештыручылар һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырды, ә җиңүчеләр Диплом белән дә бүләкләнде. Бәйгедә катнашу ул үзе җиңү. Иң куанычлысы, әлеге балалар халкыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, рухи мирасны үзләренең күңел хәзинәсенә сеңдергәннәр инде.

trt-tv.ru

Просмотров: 1132

Комментирование запрещено