Килгәнеңә күп тә түгел,
Инде китеп барасың.
Ничек табыйм, әй Рамазан,
Сине озайту чарасын?!
Тулы бер ай, тәмле төш күк,
Булдың син шундый тансык,
Мөселманнар куңелендә
Кавышты гүя Сак-Сок.
Кал беразга, и Рамазан,
Киләсең бит елга бер.
Күрешүләр бәйрәм булса,
Аерылышуы бик авыр.
Йөртәбез күңел түрендә
Син тапшырган бүләкне.
Җиткерә күр бер Ходайга
Безнең изге теләкне:
“Исән-имин булсын мәңге
Барча ислам дөньясы.
Торсын балкып гомер бакый,
Кәгъбәсе вә кыйбласы”.
Әлвидагъ, дип
хушлашмыймын,
Саубуллашамын гына.
Барча мөэмин-мөселманнар
Теләп кушыла моңа.
Кунак итеп җибәр тиз үк
Безгә син шәүвәл аен.
Тагын-тагын күрешүләр
Насыйп итсен Ходаем.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы, Челно-Вершины районы.
Просмотров: 984