Ашыкмыйбыз картаерга, ашыгабыз финишка!

image26-28 майда «Радуга» ял йортында Өлкәннәр ярышлары узды. Анда өлкәбезнең бөтен шәһәрләреннән һәм районнарыннан иң көчле спортчылар җыелдылар.

Өч көн буена 1 километрга йөгерүдә, атуда, йөзүдә, дартста, өстәл теннисы һәм шахмат уены буенча көч сынаштык. Әле эстафетада да катнаштык, командаларыбызда кешеләребез җитәрлек булмау сәбәпле, Камышлы районы командасы белән берләшергә туры килде.

Алсинә дә, Фагыйлә дә, Венера да бик тырыштылар, мине дә орыштылар, тик бу юлы җиңә алмадык. Ходай насыйп итсә, киләсе елга тагын да тырышыбрак әзерләнеп, җиңеп кайтырбыз, дип өметләнәбез, шуңа күрә яшьтәшләребезне дә катнашырга чакырабыз.

image (1)

Бер барып күрсәң, аннан кайтасы да килми: тәмле ашаталар, нарат урманы уртасында урнашкан — һавасын сулап туймассың, кичләрен гармунга кушылып җырлар, биюләр… Барлык проблемалар, чирләр онытыла. Бер хатын:  «Даруларым өйдә онытылып калган, шуңа күрә бер җирем дә авыртмый», — дип барыбызны да көлдерде.

29 майда Шенталыда мине гөр ярышлары каршы алды, фотосурәттә -  Хәлил дустым белән.

image

Рөстәм НУРТДИНОВ.
                                               Денис авылы,  Шенталы районы.

Просмотров: 1587

Один комментарий

  1. Соревнования.
    Областная спартакиада серебряного возраста прошла в доме отдыха «Радуга» Приволжского района. Собрались сильнейшие спортсмены всех городских округов и муниципальных районов Самарской области. В течении трёх дней: 26,27,28 мая мы состязались в беге на 1000 метров, стрельбе из пневматической винтовки, плавании, дартсу, настольному теннису и в комбинированной эстафете. Было всё здорово, отличная организация всех мероприятии, питания, проживания и досуга. А плохо то, что по объективным и субъективным причинам вместе 6 человек я участвовал один. Но один в поле не воин, поэтому призываю всех своих сверстников подготовиться и принять участие в соревнованиях как в 2019 году. Тогда наша команда победила всех в комбинированной эстафете. У нас ещё есть пороха в пороховицах и мы должны быть примером для подрастающего поколения.

    Нуртдинов Растям Анасович-педагог дополнительного образования ГБОУ СОШ №1 «ОЦ» ж-д.ст. Шентала Самарской области.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>