Милләтне яшәтә туган
тел,
Халкыма хас булган йолалар.
Үз халкын сөюче татардан
Җыр-моңлы балалар туалар.
Син — татар, горур бул
тормышта!
Җиң сызган һәм эшлә
җигелеп!
Үз илең булыр нык таяныч,
Милләтең — ул синең
киңәшчең.
Телеңне син сакла кадерләп,
Җаныңны милләткә багышла!
Кимсенеп яшәүгә юл куйма,
Каршы чык син һәрбер
дошманга!
Язмышның йөгәне муенда…
Дөньяны онытылып куабыз.
Бел шуны — дөнья ул өч
көнлек,
Телебез, илебез — мәңгелек!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1025