Өлкә Сабан туена әзерләнәбез

i12 июньдә Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үткәреләчәк. Чараның төп оештыручысы – региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы.

Заман чиреннән саклану нияте белән, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә планлаштырылган Сабантуйлары быел да үткәрелмичә калачак. Ә менә өлкә Сабан туе, саклану чаралары төгәл үтәлгән очракта, үткәрелер дип көтелә. Оешманың президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, мәсәлән, бәйрәмгә килүчеләргә тарату өчен зур гына тартма белән битлекләр китереп куярга вәгъдә итә.

25 майда Гагарин паркында үткәрелгән киңәшмәдә Сабан туена әзерлек барышы тикшерелде. “Ракушка” сәхнәсенең идәннәре оешманың вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов тырышлыгы белән алыштырылган, ә сәхнәне бизәү өчен баннерлар ясалачак. Азнакай артистлары һәм оештыручылар, “осталар шәһәрчеге” өчен палаткалар кую, сату рәтләре, балалар мәйданчыгы урыннары билгеләнгән, кирәк-яраклар хәстәрләнгән.

Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланганлыктан, бәйрәмнең кереш өлеше татар халкы тарихына багышланачак, дип хәбәр итәләр сценарий язучы якташларыбыз Вәсимә Фәрдиева һәм Әлфия Сөләйманова. Бу күләмле тамашада илледән артык кеше катнашачак. Бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбе укучылары аерым программа белән чыгыш ясаячак, шулай ук “Дуслык” җәмгыяте оештырган Шигърият конкурсы җиңүчеләре чыгышлары да көтелә.

Самара өлкәсенең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Идел” татар эстрадасы ансамбле, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык ансамбле дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелен ачарга әзерләнәләр, һәм быелгы өлкә Сабан туена халык та килер, дип өметләнәләр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2164

Один комментарий

  1. Исәнмесез хөрмәтле Сабан туен уздыручылар. Сезгә бик зур үтенечебез бар. Без 60 яшен тутырган гер күтәрүчеләр. Безне программага кертәсезме, юкмы. Әллә тагын 100 грамнан артык күтәрә алмаучылар карамагында каламы.Җавап көтәбез???